18 май - Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина яки ВИЧка каршы вакцина турында хәбәрдарлык көне
Барлыкка килгән иммун дефициты синдромы (СПИД) - ВИЧ-инфекция фонында үсеш ала торган һәм CD4+ лимфоцитлар санының кимүе, күпсанлы оппортунистик инфекцияләр, йогышлы булмаган һәм шеш авырулары белән характерлана торган халәт.
СПИД-ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе булып тора. СПИД беренче тапкыр 1981 елда АКШ ның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре тарафыннан тасвирлана, ә аның китереп чыгаручысы, кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ), 1980 еллар башында тасвирлана.
Кеше иммунодефициты вирусы иммун системасы күзәнәкләрен зарарлый, бу иммун системасының эшчәнлеге бозылуга һәм иммунодефицит синдромы үсешенә китерә. Бу очракта организм инфекцияләрдән яки шешләрдән саклану мөмкинлеген югалта һәм кешене дәвалау өчен бернинди чаралар күрмәсәң оппортунистик авырулар барлыкка килә.
СПИД ВИЧ-инфекциянең терминаль стадиясе булып тора, кеше иммунодефициты вирусы белән зарарланудан алып СПИД үсешенә кадәрге чор уртача 9-11 ел дәвам итә. Күпчелек симптомнар оппортунистик инфекцияләр - бактериаль, вируслы, гөмбә яки паразит инфекцияләр аркасында барлыкка килә, алар тулы иммун системасы булган кешеләрдә үсеш алмый. Бу инфекцияләр барлык орган системаларына диярлек тәэсир итә.
ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә онкология авырулары югары дәрәҗәдә, мәсәлән, Капоша саркомасы, аналык муенсасы рагы. Моннан тыш, ВИЧ-инфекцияле кешеләрдә еш кына инфекцияләрнең системалы билгеләре була, мәсәлән, бизгәк, төнлә көчле тирләү, лимфа төеннәренең шешенүе, туңу (озноб), хәлсезлек һәм ябыгу.
Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина көне ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Бу дата шулай ук ВИЧка каршы вакцина турында хәбәрдарлык көне буларак билгеле.
Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина көненең тарихы:
Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина көне концепциясе 1997 елның 18 маенда барлыкка килә, ул вакыттагы АКШ президенты Билл Клинтон Морган дәүләт университетында кереш сүз белән чыгыш ясый һәм бөтен дөньяны СПИДка каршы вакцина эшләргә чакыра. ВИЧ һәм СПИД таралуны туктатырлык вакцинага ихтыяҗ бүген дә актуаль булып кала, шуңа күрә Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина көнен билгеләп үтү бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тиеш.
Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина көненең беренче билгеләнеп узуы 1998 елның 18 маенда Клинтон чыгышын билгеләп үтү нисбәтеннән була. Кешеләргә ВИЧ/СПИДны профилактикалау чараларын искә төшерүнең яхшы ысулы буларак бу традиция бүген дә дәвам итә.
ВИЧ ачыкланганнан бирле кешелек вирус белән армый-талмый көрәшә һәм аннан нәтиҗәле вакцина эзли. Хәзерге вакытта меңләгән галимнәр, медицина хезмәткәрләре куркынычсыз һәм эффектив вакцина табу өстендә эшлиләр. Ләкин уңышлы вакцина табу берьюлы берничә фактор белән катлаулана. Мәсәлән, ВИЧ очрагында бүгенге көндә вируска ачык каршы торучанлык (тотрыклылык) булган пациентларның саны буенча шактый зур төркемнәре юк, әмма кайбер очраклар билгеле, шуңа күрә галимнәр ВИЧ-тан саклану белән бәйләнеш булдырырга ярдәм итә торган иммунитет параметрларын ачыклый алмыйлар.
Шулай ук ВИЧ-ка каршы вакциналар эшләүне вирусның иммунитет бозылу механизмнарын индукцияләү сәләте, бу вирусның бик югары генетик үзгәрүчәнлеге, ВИЧ-инфекцияне модельләштерү өчен яраклы эксперименталь хайваннарның булмавы катлауландыра. Ахырда, җитди катлаулылык шунда ки, вакцина бер үк вакытта «ирекле» вирусны юк итү өчен в-клеткалы иммун җавапны да, вирус белән зарарланган күзәнәкләрне җимерүче т-клеткалы иммун җавапны да стимуллаштырырга тиеш.
Кызганычка каршы, яңа технологияләр булмау да алгарышны туктата. Халыкара җәмәгатьчелек яңа технологияләрне үстерүгә инвестицияләрнең мөһимлеген дә танырга тиеш.
Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе
Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев