19 май - Бөтендөнья эчәк авыруларына каршы көрәш көне
. Бөтендөнья эчәк авыруларына каршы көрәш көне ел саен 19 майда билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә бу авыру диагнозлы кешеләрне яклау акцияләре уза.
Эчәк ялкынсынуы - кеше организмындагы «акрын эш итүче бомба" кебек.
Эчәк ялкынсыну авырулары - эчәк стенкаларын зарарлаучы хроник авырулар төркеме. Аларга Крон авыруы һәм специфик булмаган җәрәхәт колиты керә.
Авыру эчәклекнең лайлалы тышчасында кискен ялкынсыну китереп чыгара һәм көчле авырту, ашказаны эшкәртү бозылуы белән бергә бара. Эч күбү, күңел болгану, косу, диарея барлыкка килә, температура кискен күтәрелә. Тизәк массаларында кан катнашмасы була. Организмның гомуми интоксикациясе фонында дисбактериоз үсеш ала, эшчәнлек сәләте кими, ялкынсыну процессына башка мөһим органнар җәлеп ителә. Эчәк инфекцияләре, иммунитетның кимүе, эчәк микрофлорасының бозылуы (шул исәптән көчле тәэсир итүче дарулар кабул иткәндә), дөрес тукланмау, агуланулар һ.б. - ялкынсынуның сәбәпләре булырга мөмкин. Авыруның төп куркынычлылыгы эчәклек стенкаларында җәрәхәтләр барлыкка килү һәм эчәк бактерияләренең яшәеш активлыгы продуктлары белән организмның гомуми интоксикацияләнүе белән бәйле.
Бу авыру ир-атларны һәм хатын-кызларны бертигез зарарлый, шул ук вакытта аңа 20-30 яшьлек яшьләр аеруча дучар була. Авыру ачыклануның иң югары ноктасы булып 26 яшь санала, ә авыручыларның тагын дүрттән бер өлешен -20 яшьтән яшьрәкләр тәшкил итә. Медицина тикшеренүләре буенча, соңгы елларда бу патологияләр һәм катлауланулар үсеше тизлеге бик тиз артуы күзәтелә. Әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә яки нәтиҗәсез дәвалау кулланылса, организмда инфекциянең таралуына, эчке органнарның зарарлануына, эшчәнлекнең кимүенә һәм тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерәчәк көчле патологик процесслар башлану мөмкин. Эчәк эшчәнлегенең бозылуы иммунитетның түбәнәюенә һәм башка инфекцияләрнең таралуына китерәчәк. Ялкынсыну процессының катлауланулары йөрәк, бөер, бавыр, лимфа һәм баш мие кебек төрле органнарга һәм системаларга тәэсир итәргә мөмкин.
Кызганычка каршы, хәзерге җәмгыятьтә эчәк ялкынсыну авырулары турында аз хәбәрдар булу сәбәпле авыручыларның проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү гадәти хәл түгел. Шулай ук авырулар да үз авырулары турында ачыктан-ачык сөйләшә алмау белән очраша. Күптән түгел диагноз куйган пациентларның күбесе авырулары турында хәтта якыннарына да сөйләргә авырсына, чөнки бу гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә һәм социаль изоляциягә китерергә мөмкин. Аларның күбесе курку, кыенсыну кебек хисләр кичерә.
Бу вакытында табибка мөрәҗәгать итүгә, диагноз куюга һәм ахыр чиктә авыруны дәвалауга һәм дәвалану нәтиҗәләрен фаразлауга да тәэсир итә. Диагноз кую берничә елга сузылырга мөмкин, шуңа күрә дә күпчелек пациентларда авыру уртача яки авыр стадиядә төрле катлауланулар белән ачыклана. Пациентлар кичергән физик газаплар аларга тулы тормыш белән яшәргә - эшләргә, укырга, аралашырга, сәяхәт итәргә мөмкинлекләрне чикли.
Бөтендөнья эчәк ялкынсыну авырулары көне - авыру һәм аның симптомнары турында кычкырып сөйләшергә бер сәбәп. Җәмгыятьнең хәбәрдарлыгын арттыру һәм пациентларга булышу гына түгел, ә дәүләт, җәмгыять һәм бизнес бергәләп бу төркем авыруларны эффектив диагностикалау һәм дәвалау системасын үстерүне дәвам итү дә бик мөһим.
Авыру билгеләре булса яки сез «куркынычлылык төркеме»ндә булсагыз, табибка баруны кичектермәгез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз һәм саклагыз!
Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе
Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев