Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

21 май-СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне

Майның өченче якшәмбесендә дөньяда СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. 2023 нче елда бу дата 21 майга туры килә.

 

Бу көн беренче тапкыр 1983 елда Сан-Францискода (АКШ) СПИД проблемасы шәхсән кагылган яки тирән борчылган кешеләр төркеме тарафыннан оештырылган. Беренче Хәтер көнен оештыручылар бу авыру кемнәрнен тормышын кисте, шуларны искә төшерү, ВИЧ/СПИД белән яшәүче кешеләргә, аларның дусларына һәм якыннарына ярдәм итү, җәмгыять һәм хөкүмәтнең игътибарын проблемага юнәлтү кебек төп бурычларны үз алдына куйган.

ВИЧ – инфекция – кешедәге  иммунодефицит вирусы китереп чыгарган авыру. ВИЧ кешенең иммун системасына зыян сала, вакыт узу белән аны башка авыруларга һәм инфекцияләргә каршы тору мөмкинлегеннән мәхрүм итә. СПИД-ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе.

Беренче СПИД белән авыручылар 1978 елда АКШта ачыклана. Аның таралуына 1960 еллар ахырында 1970 еллар башында Көнбатыш илләрен колачлаган «сексуаль революция» ярдәм итә. 1985 елда вирус ачыклана, аны йоктырганнан соң берничә елдан СПИД үсешенә китерә.

Күп санлы тикшеренүләргә карамастан, СПИДка каршы дару табылмаган. Кызганычка каршы СПИД авыруыннан күп кешенең гомере  өзелгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе статистикасы буенча, планетада иммунодефицит вирусы (ВИЧ) белән зарарланган 42 миллион кеше яши (2020 елга), һәм көн саен бу сан тагын якынча 14-15 меңгә арта тора. Статистиканың саран саннары артында кешеләрнең язмышлары. СПИД авыруын «20 гасыр чумасы» дип тә атыйлар.

Бүген безнең алда ВИЧ-инфекциясенең яңа очракларын һәм СПИДтан үлүчеләрне киметү бурычы тора. Проблеманы хәл итүдә һәр гражданның катнашуы мөһим. Кешенең үз-үзен тотышына җаваплы мөнәсәбәте, гади кагыйдәләрне үтәве ВИЧ-инфекциядән саклый һәм аның алга таба таралуына комачаулый ала.

ВИЧ-инфекцияне йоктыруның өч юлы бар:                                •җенси юл;

•парентераль юл - вируслы кан кеше организмына кергәндә (наркотиклар кулланучылар стериль булмаган шприцлар кулланганда);

•вертикаль юл - баланың анадан зарарлануы (йөклелек, бала табу вакытында яки сабыйны күкрәк сөте белән тукландырганда).

Бигрәк тә күп җенси партнерлары булган кешеләр ВИЧ йоктыру куркынычы астында тора. Наркотикларны вена аша инъекция рәвешендә кулланучылар авыруны йоктыру куркынычына дучар булалар.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалауның төп чаралары:

Реклама

•бер җенси партнерга тугрылык саклау һәм очраклы җенси мөнәсәбәтләрдән баш тарту;

•очраклы партнер белән һәр җенси мөнәсәбәткә кергәндә презерватив куллану. Презерватив ВИЧ, җенси юл белән йога торган башка инфекцияләр, планлаштырылмаган йөклелек куркынычын киметергә мөмкинлек бирә;

•наркотиклар кулланудан баш тарту;

•бер тапкыр кулланыла торган инъекция җиһазларын куллану;

•ВИЧ-инфекциягә системалы тикшеренеп тору.

Без битараф калмаска һәм Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чараларга кушылырга чакырабыз.

Онытмагыз, СПИД белән көрәшүнең бердәнбер ысулы – профилактика!

ВИЧ-инфекциянең куркыныч авыру икәнен аңларга кирәк һәм әлегә соң түгел, үз сәламәтлегеңә җаваплы карый башлау мөһим.

 

Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе.                                       Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев