Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актаныш укучыларын Республика табиблары карады

Мәктәпләрдә укучы, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга ел саен диспансерлаштыру үткәрелә. Шул рәвешле балаларның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә икәнлеге ачыклана. Быел исә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алучы балаларны республика балалар хастаханәсе табиблары да карады. Бу инде балаларны үзебезнең район хастаханәсендә булмаган табибларга күрсәтү максатыннан эшләнгән. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат...

Мәктәпләрдә укучы, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга ел саен диспансерлаштыру үткәрелә. Шул рәвешле балаларның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә икәнлеге ачыклана. Быел исә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алучы балаларны республика балалар хастаханәсе табиблары да карады. Бу инде балаларны үзебезнең район хастаханәсендә булмаган табибларга күрсәтү максатыннан эшләнгән.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат башка мәктәпләрдән балаларның интернатта торып укуы белән аерыла. Әлеге уку йортында 157 бала белем ала. Шуларның 97се сәламәтлекләре буенча I төркемгә, 19ы - II, 29ы III төркемгә карый. Өченче төркемгә керүче укучылар нинди дә булса хроник авыру белән авыручылар булып тора.
- Мәктәптәге һәр баланың сәламәтлеге турында кайгыртабыз. Дәресләрдә эш күп, шунлыктан балалар арый. Баш авырта дип зарланалар. Республика табиблары карау укучыларга файдага булыр, - ди гимназия-интернатның шәфкать туташы Раушания Насрыева.
- Без бүген Актанышта булмаган белгечләрне алып килдек. Эндокринолог, күз табибы, уролог, невролог укучыларны караячак. Кирәк булса, аларга дәвалау курслары да билгеләячәк. Әлеге балалар интернатта яши, бик катлаулы программа буенча укыйлар. Шунлыктан нагрузка да күп. Үзем эндокринолог буларак, балаларның калкансыман бизләрен карыйм. Аллага шөкер, арада авыру балалар ачыкланмады. Буйлары да, авырлыклары да үз яшьләренә туры килә, - ди республика балалар хастаханәсе үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина.
- Балалар сәламәт булсыннар өчен аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Хәзерге заман баласы компьютер каршында озак утыра. Кулларында һәрвакыт телефон. Болар, әлбәттә, сәламәтлеккә нык зыян сала. Күзләренең күрүе начарлана, умыртка баганаларына зыян килә. Шуның өчен мин аларга күбрәк һавада булыгыз, хәрәкәтләнегез дияр идем. Аксымлы ризыкларны, яшелчәләрне күбрәк ашасыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев