Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта медицинаны үзгәртү котылгысыз

Бу хатымны укып чыгарлар, тулысынча гәҗит битенә бастырырлар һәм боз кузгалыр, берәр төрле нәтиҗәсе булыр дип бик тә ышанам. Гәҗитебез район халкына яңалыклар җиткерүе белән генә түгел, ә халыкка, кешеләргә ярдәм итә алу көче булуы белән дә данлыклы һәм хөрмәтле. Районда соңгы 25-30 елда әллә нинди зур корылмалар төзелде. Автовокзал,...

Бу хатымны укып чыгарлар, тулысынча гәҗит битенә бастырырлар һәм боз кузгалыр, берәр төрле нәтиҗәсе булыр дип бик тә ышанам. Гәҗитебез район халкына яңалыклар җиткерүе белән генә түгел, ә халыкка, кешеләргә ярдәм итә алу көче булуы белән дә данлыклы һәм хөрмәтле.
Районда соңгы 25-30 елда әллә нинди зур корылмалар төзелде. Автовокзал, базар, бала тудыру йорты, теш поликлиникасы, иҗат үзәге, "Актаныш" спорт комплексы. Бөтендөнья цивилизациясеннән калышмыйча яшәргә тырышуыбыз бик яхшы. Шушы еллар арасында район хастаханәсенең балалар консультациясендә генә берни үзгәрмәгән икән. Очсыз һәм сыйфатсыз эчке евроремонттан кала. Якынча 100 кв. метр тәшкил итә инде ул. Үзем шунда йөрдем, хәзер балаларымны йөртәм. Балалар саны да 1991 елларга караганда арта бара. Таләпләр дә икенче булырга тиештер.
Консультация - бер утрауда кебек. Үзәк хастаханә белән тоташкан коридор юк. Язгы, көзге пычракта да, чатнама суыкта да авырулар да, хезмәткәрләр дә тыштан йөрергә тиеш булалар. Бу медикларның хезмәтен авырайта да, ак халат белән урамга чыгу гигиена таләпләренә дә туры килми минемчә.
Тоташтыручы ишек тишәргә тиешләр дигәнне ишеткәнем бар, тик кайчан?
Авырулар белән табиб арасында да тирән упкын кебек. Бер - беребезне ишетмибез, аңламыйбыз. Без - авырулар, төп масса - авыллардан төшүчеләр, табиб безне көтәдер, зарны игътибар белән тыңлар, тизрәк дәвасын бирер дип уйлыйбыз. Тик юк... Консультациядә 8 дән соң приемда утырасы педиатрның роддом яки ятучы балаларны каравын, әле тиз генә килә алмавын ишетергә туры килә. Озакка сузылган пятиминуткалар да бар бит әле. Кабул итү бер генә бүлмәдә барганлыктан, чиратның күп булуы, үз участок педиатрына керә алмау, киеренкелек дигән сүз. Үз чиратында табиблар өчен без, ягъни авыру балаларның әти-әниләре сабырсыз, чират торырга яратмаучылар кебек күренәбез. Районда кимендә 8-10 педиатр булырга тиеш. Ә алар 5 кенә. Инде болай да акчалы кешеләр Чаллы, Яркәйгә йөриләр. Йөрми хәл юк. Баш авыртып кына килсәң дә, нәрсә тикшерә ала табиб? Медицина җиһазлары, тикшерү аппаратлары ни дәрәҗәдә? Зурлар ягына җибәреп УЗИ, ФЭГДС, ренгент, ЭКГ, кан-сидек анализлары бирдерттерәләр. Ул да зур чиратлар белән. Ә тикшерелүнең сыйфаты, нәтиҗәләрнең дөрес булуы - дөрес диагноз кую өчен бик мөһим. Балалар өчен бар нәрсә - шул исәптән тикшерелү лабораторияләре дә аерым булу шарт.
Хастаханә янында ярым ауган каен урманлыгы бар. Аны киләчәктә нинди максатларда файдаланырга җыеналардыр, белмим. Әнә шул участоктан 20-30 сутый җир алып, кимендә өч катлы балалар өчен консультатив поликлиника (барлык мөмкинлекләре дә булган) төзелсә, бик яхшы булыр иде.
Бу киләчәкне исәпкә алынып эшләнергә тиеш. Балалар өчен медицинаның Актанышта үзгәрүе - котылгысыз. Шуңа бүгеннән үк уйланыйк. Максатка кертик, сорыйк. Югарыдагылар ишетми калмас.
Ел саен 1 июньне - балаларны яклау көне итеп билгелиләр. Җыр, уен-көлке белән генә күңелләрен күрмәскә иде. Чынбарлыктарак ярдәм итик. Күктән төшкән түгел бит, үзебезнең балалар. Безнең киләчәгебез...
Әлеге хатка район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов түбәндәгечә җавап бирде:
- Район үзәк хастаханәсе бинасы балалар консультациясе белән бергә 1973-1974 елларда кулланышка тапшырылган. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә САН ПИН таләпләренә нигезләнеп алып барыла торган эшләр күп кенә үзгәрешләр кичерде. Шуның нигезендә поликлиниканы тоташтыручы гомуми коридор ябылды.
Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге югарыдагыларга берничә мәртәбә балалар консультациясенең мәйданын киңәйтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы балалар консультациясе мәйданын киңәйтүне капиталь ремонт планына кертүне сорап Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә әлеге сорау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында карала.
Кадрлар проблемасы да бар. Сез әйтеп үткәнчә, 8 педиатр урынына 5 әү эшли. Мондый хәл бөтен Республика буенча күзәтелә. Педиатрлар гына түгел, башка өлкәдә дә табиблар җитешми. Бүгенге көндә хастаханәгә табибларны кайтару буенча эш алып барыла. Ул бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, вакыт сорый.
Балалар консультациясе мәйданын киңәйтү хакындагы сорау уңай хәл ителгәч, мөмкинлектән чыгып, диагностика процедуралары да хәл ителәчәк.
Сезнең игътибарга тагын берничә әнинең фикерен дә җиткерәсебез килә.
Вәзилә Ибраһимова:
- Кукмарада да инвалид балалар өчен реабилитация үзәге бар. Актаныштан Кукмара кай җире белән артык? Нигә бездә юк ул? Үзендә массаж, ЛФК, электролечениеләре, логопед һ.б. булган үзәк безгә дә кирәк. Бик кирәк. Районда 300 артык инвалид бала исәптә тора. Шуны исәпкә алсагыз иде.
Ләйсән:
- 3 яшькә кадәр бирелә торган сөт ризыкларының (кефир, эремчек, сөт) әти-әнисенең гаилә керемен исәпләмичә генә бирсеннәр иде. Бала Рәсәй гражданины икән - шул җитә дип уйлыйм. Бу законга да үзгәрешләр кертсеннәр иде. Яшел Үзән шәһәре чыгарган бу төр ашамлыклар сыйфатлы, тәмле, тик кыйммәт. Берәүләргә хөкүмәт биргәндә, без карап торгач, бик кызганыч!
Исеме үзгәртелде (Илүзә):
- Балалар бүлегенә кереп ятарга туры килде. Биш көн рәттән система куйдылар, биш көн баланың тамырын эзләп тишеп, акыртып бетерделәр. Күптән инде катетер дигән нәрсә бар. Бер куела һәм көн дә авыртуларсыз системаны кабул итеп була. Нигә бездә юк ул. Һаман иске юл белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев