Бөек Җиңү көне якынлашкан саен җирлектә үткәрелүче чараларның да саны арта бара. Аларның кайсында гына катнашырга туры килсә дә, шул чорның авырлыкларын үз иңнәрендә татыган буын вәкилләренең моңсу күзләре белән очрашабыз. Аларга карагач, хәзерге тыныч тормышның кадере тагын да арта сыман.
Район үзәк хастаханәсе табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә...
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен җирлектә үткәрелүче чараларның да саны арта бара. Аларның кайсында гына катнашырга туры килсә дә, шул чорның авырлыкларын үз иңнәрендә татыган буын вәкилләренең моңсу күзләре белән очрашабыз. Аларга карагач, хәзерге тыныч тормышның кадере тагын да арта сыман.
Район үзәк хастаханәсе табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларның сәламәтлекләрен тикшереп, кирәк булганнарына дәвалау курслары билгеләделәр. Хәзер алар тыл ветераннарының сәламәтлеген тикшерү белән мәшгульләр. Аны да озакка сузмыйча, апрель ахырларына тәмамларга җыеналар. Инде сәламәтлекләре какшап, стационар дәвалау таләп ителгәннәрен дәвалау өчен үзәк хастаханәдә икешәр кешелек ике ветеран палатасы булдырылган.
Әлеге палаталар элек тә бар иде. Ләкин ветераннарга тагын да яхшырак уңайлыклар тудыру максатыннан район хакимияте ярдәме белән бу палаталарга 80 мең сум күләмендә ремонт эшләре башкарылган.
- Әлеге палаталарны төзекләндерү буенча зур гына эшләр башкарылды. Линолеум алыштырылды. Иң мөһиме - палатага кислород уздырылды. Бик авыр хәлдәге авыруларга ярдәм кирәк вакытта медицина хезмәткәрләрен чакыру өчен звонокка басу төймәсе урнаштырылды. Бойлер куеп, җылы суны да көйләдек. Суыткыч, телевизор урнаштырдык, - дип яңалыклары белән уртаклашты үзәк хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов.
Әлеге палаталар сугыш һәм тыл ветераннарына хезмәт күрсәтә башлаган инде. Без барганда да биредә ике ветеран дәвалана иде. Яңа Балтач авылыннан килгән, 1931 елгы Фаягөл апа Хәтмиева белән аралашып, фикерләрен белергә теләдек.
- Кулларым бик авырта минем, кызым. Шуны күрсәтим дип килгәч, табиб Тимур Ямаев мине бирегә дәваланырга салды. Бик җылы каршы алдылар, рәхмәт аларга. Күп авырлыклар күреп үстек бит. 10 яшьтән әнкәй белән кул арбасы тарта башлаган кеше бит мин. Иң олы бала булгач, авырлыклар күбрәк төште. Әткәй сугышка киткәндә, энем туып кына калды. Ул әткәйне бөтенләй белми. Аннан бер генә хат килде. Шуннан соң хәбәре булмады. Әтисез ятимлектә бик интегеп үстек. 15 ел сыер саудым, аннан Чайковскийда ботак чаптым, сал салладым. Хәзер шулар чыга инде.
- Биредә дәвалауларыннан канәгатьме соң, дарулары, уколлары җитәме?
- Бик канәгать, дарулары да бар, уколлары да. Шушы кулларымның сызлавы басылса, бик сөенер идем, - диде ул авырткан кулларын уып.
- Әлеге палаталарда ветераннарны Җиңү көне уңаеннан гына түгел, ел дәвамында график нигезендә дәваларга исәплибез, - ди Айрат Бикмөхәмәтов.
Биредә дәваланучы ветераннарның, гомумән аларга тудырылган шартлар белән танышу максатыннан, үткән атнада бирегә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та килде.
- Ветераннарыбыз авырып киткән очракта, аларны тиешенчә дәвалау йөзеннән, барлык таләпләргә туры китерелгән палаталар булдырдык. Биредә моңа кадәр кислород килмәгән иде. Сулыш юллары белән авыручылар булган очракта, аларга ярдәм итү өчен анысын да булдырдык. Урында гына ашау-эчү җайланмалары да көйләдек. Ләкин минем теләгем: ветераннарыбыз авырмасыннар, сау-сәламәт булып, безне сөендереп яшәсеннәр. Җиңүнең 70 еллыгын мин иң зур бәйрәмнең берсе дип исәплим. Сугыш һәм тыл ветераннары белән рәттән, сугыш чоры балалары, бөтен республика бәйрәм итә торган бәйрәм ул.
9 майга кадәр Җиңү паркын да төзекләндереп бетерербез дибез. Гомумән, әлеге бәйрәмне барыбыз да дулкынланып көтә. Җиңүнең нинди әһәмиятле вакыйга икәнлеген яшь буынга аңлату бәйрәме дә ул. Барыбыз да сәламәт булыйк.
Пучы участок хастаханәсендә дә ветераннар өчен ике урынлы бер палата булдырылган. Өлкәннәребез анда да дәвалана алалар. Яшьлекләрендә күргән михнәтләр, авырлыклар китереп чыгарган авыруларын алар дәвалау курслары алып, әз булса да җиңеләйтә алсалар, бик шат булырлар.
Нет комментариев