Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Эш урынында сәламәтлекне ничек ныгытырга?

2025 елның 28 апреленнән 4 маена кадәр Россиядә эш урыннарында сәламәтлекне ныгыту буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрүгә багышланган атна уза (28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан).

 

Кешеләр үз гомерләренең күп өлешен эштә үткәрә, һәм аларның эш тирәлегендә үзләрен ничек хис итүләре аларның гомуми иминлегенә йогынты ясый.

Гомуми практика табибы Эльвира Юнир кызы эш урынында сәламәтлекне ныгыту юнәлдерелгән гади киңәшләр белән уртаклашты.

"Эш урынын оештырыгыз: урындык һәм өстәл биеклеген көйләгез, экран күз тигезлегендә булсын өчен ноутбукка аскуйма кулланыгыз. Яктырту турында кайгыртыгыз. Кабинетыгызны даими җилләтегез.

Әлбәттә, берничә минут разминкага багышлагыз.

Туклану – тагын бер мөһим аспект. Төшке ашны вакытында һәм ашыкмыйча гына ашагыз, файдалы ашамлыклар (чикләвек, җиләк-җимеш, йогурт) һәм җитәрлек күләмдә су турында онытмагыз.

Һәм, әлбәттә, даими медицина тикшерүләре, диспансеризация һәм вакцинация турында онытмагыз. Исегездә тотыгыз, авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев