Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ирләр кими, бала тумый...

2016 елда республикада аерылышучылар саны арткан. Сәбәпләре нидә соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсенең киңәйтелгән утырышында әнә шул сорауга ачыклык кертергә ты¬рыш¬тылар. Татарстан Премьер-министры урынба¬сары Васыйл Шәйхразиев бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәк дип белдерде. Узган елга нәтиҗә ясап китерелгән саннардан чәчләр үрә торырлык: барлыгы 13450 гаи¬лә таркалган....

2016 елда республикада аерылышучылар саны арткан. Сәбәпләре нидә соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсенең киңәйтелгән утырышында әнә шул сорауга ачыклык кертергә ты¬рыш¬тылар. Татарстан Премьер-министры урынба¬сары Васыйл Шәйхразиев бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәк дип белдерде. Узган елга нәтиҗә ясап китерелгән саннардан чәчләр үрә торырлык: барлыгы 13450 гаи¬лә таркалган.
- Әлеге вәзгыятьне тиз арада гына үзгәртеп булмаячагын да аңлыйм. Кама Тамагында 56 никах теркәлгән, 49 гаилә таркалган. Яңа Чишмә районында бу сан - 37гә 33, Әгерҗедә 117гә 110 нисбәтендә. Гаилә кыйммәте дигән төшенчә бөтенләй юкка чыгып бара. Безнең максат - бу күрсәткечләргә анализ ясап, һәр район алдына гаилә таркалуны киметү бурычы кую, - ди Васыйл Шәй¬х¬разиев.
Премьер-министр урынбасары, аерылырга җыенган гаиләне нигә әти-әниләр, туганнар киңәше сакламый, дип аптырый. Сер түгел, күп кенә гаиләләр арага кеше кергәнне яратып бетерми. Әмма кайбер очракта бер акыллы киңәш тә җитеп куяр иде.
Аерылышуның сәбәп¬лә¬рен дә әйтеп уздылар. Күп парлар характерлар туры килмәү, үзара аңлашу, хөр¬мәт итү кебек сыйфатлар булмау, бер-беренә булган хыя¬нәтне атый икән. "ЗАГС ида¬рәсендә аерылышырга дип килгән һәр гаиләне бу ни¬ят¬лә¬реннән коткару өчен мөм¬кин булган ярдәм күр¬сәтелә. Һәр районның үз алымнары бар. Үрнәк итеп Азнакай, Балтач районнарындагы "Пар канатлар", "Ак калфак" гаилә клубларын, Түбән Камадагы "Юнона" мәктәбен, Казанның Идел буе гаилә акаде¬мия¬сен¬дәге "Умай" һәм "Ышаныч" үзәкләрен атап үтәргә була", - ди ЗАГС идарәсе баш¬лыгы Альбина Шәвә¬лиева.
Яшьләр ничек тиз генә гаилә корса, аны шул тизлек белән җимерергә дә күп сорамыйлар, ди ЗАГС белгеч¬ләре. Әмма аерылышырга карар кылган гаиләләрнең күбесе, әлеге үзәкләргә килеп, бу адымыннан кире дә кайта икән. Тик кайбер¬лә¬ренә мондый үзәкләр дә, үгетләү дә файда бирми. Хәтта юк кына сәбәпне бар итеп, балаларын әтисез калдырырга да курыкмыйлар. Ә бит андыйларның саны да артып кына тора. Баксаң, 2016 елда әтисез туган ба¬лаларның саны 9 меңгә якын икән! Моны төрлечә аңларга була. Кайбер гаи¬ләләр ире белән бергә яшәп тә, язылышмыйча торуны, ялгыз ана булып бала үсте¬рүне хуп күрә. "Хөкүмәт ялгыз аналарга акча түли. Безгә шулай уңайлы. Ирем белән уртак фикергә килеп, язылышмас¬ка булдык", - ди Чаллыда яшәүче танышым. Бу җә¬һәттән Васыйл Шәй¬х¬разиев та: "Бу кадәр әтисез баланың тууы хөкү¬мәт түли торган пособиегә бәйле түгел ми¬кән? Ачыклап бе¬терергә кирәк әле",- диде.
Гомумән алганда, демографик хәл яхшыра бара ди¬сәк тә, республикада төрле про¬граммалар ярдәмендә бала табучыларны кайгыртсалар да, 2016 елда дөньяга килүче балалар саны ки¬ме-гән. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда, Та¬тар¬стан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидерлар рәтендә кала. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан алда бара.
- Бигрәк тә беренче балаларны табу саны кимүе борчый. 2012 елда беренче балалар 47 процентны тәшкил итсә, узган елда бу сан - бары тик 40 процент. Шул ук вакытта икенче һәм өченче сабыйлар өлеше арта, - ди Альбина Шәвәлиева.
Уңай үзгәрешләр дә бар. Республикада 6 ел рәттән табигый үсеш күзәтелә. 2016 елда үлүчеләр саны 3,5 процентка кимегән. Әмма, ни кызганыч, ир-атларның гомер озынлыгы кими. Көчле затларның 36 проценты, 60 яшенә дә җитмичә, якты дөнья белән саубуллаша. Үлем очракларының 51 проценты - ир-атларга, 49 проценты хатын-кызларга туры килә икән.
ЗАГС хезмәткәрләренең эшен берничек тә яшереп калып булмый. Саннар дө¬ресен сөйли. Шуңа да алар килә¬чәк¬тә шул тискәре якка караган өлешләрен уңай¬латырга исәпләп торалар. Гаиләне сак¬лап калу, аны тотрыклы итү, балалар санын артты¬руның ниге¬зендә ил¬дәге вәзгыять, акча җит¬мәү дә ята. Гаилә һәр кешенең үз эше дисәләр дә, бу проблемаларны хөкүмәт дәрәҗә¬сендә дә хәл итәргә кирәк¬леген әйтеп уздылар җые¬лышта. Киләчәк¬тә планнар да зурдан, үзгә¬решләр дә булыр кебек. Ни дисәң дә, юбилей елы килә. ЗАГС ида¬рәсе 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.
чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев