КАННЫ НИЧЕК СЫЕГАЙТЫРГА?
«Каным куе, диделәр. Аны ничек сыегайтырга?»- укучыбызга табиб җавабы.
Канның куеруына суны җитәрлек эчмәү дә сәбәпче булырга мөмкин. Кеше тәүлегенә 2-2,5 литр су эчәргә тиеш. Җәен эсседә суга ихтыяҗ тагын да арта. Зәйтүн һәм җитен мае, алма серкәсе, сарымсак, суган, чөгендер, помидор, томат согы, җиләкләр, чия канны сыегайта, ә кара миләш, гөлҗимеш, ак ипи, банан, манго, сары мәтрүшкә, кычыткан куеландыра.
Каны куе булган кешеләргә тәмәке тартырга, алкогольле эчемлекләр эчәргә ярамый. Канны сыегайтырга ярдәм итә торган даруны табиб билгеләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев