Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Коронавирус пандемиясе таза кешеләр артуына китергән

2009 елдан Россиядә артык тән авырлыгыннан интегүче кешеләр саны үсеше 36% чамасы тәшкил иткән.

 

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.

«Тулаем алганда, симерү 21 гасырның йогышлы булмаган пандемиясе буларак карала... Әлеге төркем буенча үсеш 36 процент чамасы тәшкил итә», - дигән Мурашко «Симерү һәм метаболизм тайпылышлары» халыкара конгрессында.  Ул билгеләп үткәнчә, таза кешеләр саны артуда үз ролен пандемия дә уйнаган, чөнки профилактик чаралар кимегән.

Министр сүзләренчә, Россиядә симерүдән 3,5 миллионга якын кеше интегә. Кешеләрнең тән массасы арту сәбәпле, Россия 2025 елга кадәр тулаем эчке продуктның 4% ка кадәрен югалтырга мөмкин икән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев