Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Коронавирусның яңа дулкыны килә!

Соңгы көннәрдә Русия медиклары коронавирус инфекциясен йоктыручыларны тәүлек саен 20 меңнән артык ачыклый. Бу дәрәҗәдә авыручылар саны агымдагы елның март аеннан теркәлмәде. Бер атна эчендә авыручылар саны 60 процентка диярлек арткан.

Зарарланучы­ларның күпчелеге Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләрендә ачыкланган.


Башкортстанда да COVID-19 белән авыручылар саны арта: бер ай элек кенә тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 50 кешедән артмаса, хәзер бу сан 200гә җитте. Шул ук вакытта республикада да, тулаем ил буенча да ковидтан үлем очраклары күпкә кимегән: узган елдагы белән чагыштырганда, коронавирустан үлем дәрәҗәсе 85 процентка төшкән.

Таҗлы зәхмәтнең яңа төре ачыкланды

COVID-19ның үзенчәлекләреннән берсе — аның даими үзгәреп торуы. Вирус яңа шартларга яраклаша һәм ничек тә исән калырга тырыша. Шуның нәтиҗәсендә кайбер дарулар аңа тәэсир итүдән туктый. Шул ук вакытта, галимнәр аңлатуынча, коронавирус штаммнарының генетик аермалары бик аз, шуңа күрә вирусның кайсы төре белән зарарланганда да авыруның сценарийлары охшаш — калтырату, хәлсезлек, ютәл.
Моңа кадәр илдә “омикрон” штаммы өстенлек итте. “Туганнары” белән чагыштырганда, ул тизрәк йогучан булса да, үлемечле нәтиҗәләр күпкә азрак булды, авыручылар аны җиңелрәк кичерде. Чит илләрдә исә бу вакытта күпкә авыррак кичерелүче “ниндзя” котырды — “омикрон”ның бу төре безгә килеп җитмәде, чөнки русиялеләр чит илләргә сирәгрәк чыга башлады. Аның каравы, бездә коронавирусның “омикрон” һәм “дельта” штаммнары гибридыннан гыйбарәт булган яңа варианты ачыкланды. Аны “Русия дельтакроны” дип атарга да өлгерделәр, чөнки башка илләрдә әлегә мондый төр юк.
Табиблар яңа афәтнең куркынычы турында сөйләргә ашыкмый, галимнәр аны өйрәнә генә әле. Ул вирусның башка штаммнарын кысрыклап чыгарырмы, “дельтакрон” “омикрон” кебек үк, йогышлы һәм, “дельта” кебек, үпкәләрне зарарларга сәләтле булырмы — төгәл билгеле түгел. “Роспотребнадзор” идарәсендә, “дельтакрон” авыруның авыр агымына китермәячәк һәм кешедән кешегә тиз йогу сәләтенә ия түгел, дип сак кына фараз ясыйлар.
Санитар табиблар мәгълүматларына караганда, хәзер илдә яңа штаммның нибары алты очрагы ачыкланган: Санкт-Петербургта — биш һәм Мәскәүдә бер очрак. Авыру йоктыручыларның барысы да аны җиңел кичерә, өйдә дәвалана. Ведомствода билгеләүләренчә, гибридлар барлыкка килү күп кенә вируслар өчен хас, шуңа күрә бу хәлне уникаль дип атап булмый.

Ревакциналанырга вакыт!

Экспертлар, коронавирус йоктыру очракларының артуы кешеләр яллардан кайткач, балалар мәктәпкә баргач, август азагында, сентябрь аенда булачак, шуннан соң авыручылар саны кимиячәк, дип фаразлый. Үлем очраклары элеккечә аз булачак. Табиблар уңай фаразны илдә һәм, аерым алганда, Башкортстанда узган күләмле вакциналау белән бәйли. Прививка ясатучылар һәм коронавирус белән авырып савыкканнар җәмгыятьтә иммун катламын барлыкка китерде. Шуңа күрә COVID-19ның яңа дулкыннары пандемия башындагы кебек күп үлем очракларына китермәячәк.
Штаммнар бер-берсен алыштырса да, эпидемиологлар прививка ясатудан баш тартмаска, ревакциналау үтәргә өнди. Алар сүзләренә караганда, вакцина коронавируска, аның мутациягә бирелмәгән өлешләренә каршы көрәштә барыбер нәтиҗәле булып кала.

“Омикрон” йоктырганыңны ничек аңларга?

Барлык вируслы инфекцияләр кебек үк, коронавирус авыру кешедән ютәлләгәндә, төчкергәндә, якыннан аралашканда йога. Әгәр сездә хроник авырулар бар һәм сез 60 яшьтән өлкәнрәк икән, кешеләр күпләп җыелган урыннарда булмаска тырышыгыз, битлек киюне дәвам итегез.
“Омикрон”, нигездә, тамак төбе кычытудан, баш авыртудан, хәлсезлек тоюдан, томау төшүдән башлана. Тән температурасы +38 градуска кадәр күтәрелә, тик аны төшерүче препаратлар кабул иткәннән соң төшә, бу “омикрон”ны “дельта”дан аерып тора. Тагын бер аерма — “омикрон” вакытында тәм һәм ис сизү сәләте бик сирәк очракта гына юкка чыга. Коронавирусны ПЦР-тест ярдәмендә ачыкларга мөмкин.

Ни өчен штаммнар грек хәрефе белән атала?

Башта яңа штаммнарны алар беренче тапкыр ачыкланган җиргә бәйләп атый башладылар. Хәтерлисезме, “Британия штаммы”, “Һиндстан штаммы”. Тик илләрне авыру таралуда гаепләмәс өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы грек алфавитына нигезләнгән классификацияне кертергә карар итте — альфа, бета, гамма, дельта һ.б.
Әйткәндәй, алфавитның 13нче һәм 14нче хәрефләрен — “ню” һәм “кси”ны — медиклар төшереп калдырган һәм чираттагы штаммга “омикрон” дигән исем биргән. Беренчесе — инглиз телендәге new (яңа) сүзе белән охшаш булганга, яңа инфекция дип шикләнеп, беркем дә паникага бирелмәсен өчен, ә икенчесе Кытайның киң таралган Си фамилиясе белән охшашлыгы өчен төшереп калдырылган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында белдерүләренчә, авыруларга һәм вирусларга билгеләмә биргәндә алар “теләсә кайсы мәдәни, социаль, милли, төбәк, һөнәри яки этник төркемне мыскыл итүдән” качарга тырыша. “Омикрон”нан соң яңа атамалар барлыкка килмәде, ә яңа штаммнарны “омикрон”ның төрләре дип игълан итә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев