Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Район хастаханәсенә баш табиб билгеләнде

2 апрельдә Актанышта үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - коллективка яңа җитәкче кую каралды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев сәламәтлеге какшау сәбәпле үз теләге белән эш...

2 апрельдә Актанышта үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - коллективка яңа җитәкче кую каралды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев сәламәтлеге какшау сәбәпле үз теләге белән эш урынын алыштыру турында карар кабул иткән иде.
Җылышта министр Адель Вафин аңа районда сәламәтлекне саклауны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та соңгы елларда сәламәтлекне саклауның матди-техник базасы ныгуын, кайбер катлаулы операцияләрнең ясала башлавын билгеләп үтте, Айдар Хзевка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шуннан соң, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, аның боерыгы белән Айрат Бикмөхәмәтов Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде, дип белдерде. Ул 2011-2013 елларда "Исполнительная дирекция XXVII Всемирной летней Универсиады 2013 года в г.Казани" коммерцияле булмаган автоном оешмасының медицина тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, ә быел 3 айда Краснодар өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы 4 санлы өлкә хастаханәсенең "Фишт" Олимпия стадионының баш табибы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев