Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Яңа елга аяк басып, бәйрәм тәэсиреннән арынырга да өлгермәдек, районда бер-бер артлы төрле ярышлар старт алды. Иң беренчеләрдән булып, 4 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиаданы башлап җибәрделәр. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу, дартц,...

Яңа елга аяк басып, бәйрәм тәэсиреннән арынырга да өлгермәдек, районда бер-бер артлы төрле ярышлар старт алды. Иң беренчеләрдән булып, 4 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиаданы башлап җибәрделәр. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды.
Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу, дартц, гәүдәне идәннән күтәрү кебек спорт төрләре кертелгән иде.
-Быел да без сәламәт яшәү рәвешенә басым ясап, беренчеләрдән булып спартакиадага җыйналдык. Бу инде республикада үткәрелә торган мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора. Барлык мәктәпләр дә әлеге чарада катнаша. Сынатмаслар дип уйлыйм. Һәм форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне яңа еллар белән тәбрик итәм. Әтәч елында да кулга- кул тотынышып, аңлашып эшләребз дип ышанам, -дип фикерләре белән уртаклашты район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Спартакиаданы ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашып, изге теләкләрен ирештерде. -Сәламәт тәндә-сәламәт акыл диләр. Спорт ул - сәламәтлек. Сез нәкъ менә акыл белән эш итүчеләр. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, ярышларда җиңүләр телим, -диде.
Ярышлар башланып китүгә укытучылар үзләрен чын спортчылар кебек тоттылар. Берәүнең дә сер бирәсе килмәде. Берничә сәгатькә сузылган киренке көрәштән соң, нәтиҗәләр билгеле булды. Җиңүчеләрне Кыш бабай үзе тәбрик итте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча урта мәктәп командалары арасында Актанышның 1нче мәктәбе- I, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат - II, кадет интернат-мәктәбе - III, төп гомуми белем бирүче мәктәп командалары арасында Такталачык коррекцион мәктәбе - I, Яңа Әлем мәктәбе - II, Мари Суыксу мәктәбе III урынга лаек булды.
Өлкәннәр үрнәк күрсәтә икән, балалар да алар артыннан калышмыйча, спортка тартылачак. Шушы максатны да күздә тотып үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы укучыларга да спорт ярышларында катнашу өчен өлге булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев