Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлеккә бармак аша каралмасын

"Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2013 елда эшләгән эшләренә хисап, 2014 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенка катнашты. Һәркемгә мәгълүм булганча, сәламәтлек -...

"Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2013 елда эшләгән эшләренә хисап, 2014 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенка катнашты.
Һәркемгә мәгълүм булганча, сәламәтлек - иң зур байлык. Аны бернигә дә алыштырып булмый. Ә безнең халыкта авыру үзәгенә үтмичә табибларга күренеп, сәламәтлекне тикшертеп тору, ниндидер өстәмә мәшәкать кебегрәк кабул ителә. Бу бәлки, дәваханәгә барып, чират торып, табибларның берсеннән-берсенә йөртүеннән гайрәтләре чигүдән дә киләдер. Күпләрдән ишеткәнем бар, бүген дә табибка күренә алмадым, "юк" диләр, әле берсенә җибәрәләр, әле икенчесенә, дип зарланалар. Кадрлар мәсьәләсе дәваханәдә иң зур проблемаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә биредә невролог, уролог, отоларинголог юк. Бер педиатр, бер гомум гамәли табибы җитешми. Гомум гамәли табиблары барлык төрдә дә тар белгечлек буенча махсуслашкан табиблар кадәр үк белеп бетермәскә дә мөмкиннәр. Хәзер заманасы бик авыр. Әнә шул күпләрнең нервларын какшата да инде. Ә бу, үз чиратында, күп төрле авыруларны китереп чыгара. Дәваханәдә невролог юк. Кеше теләсә дә, теләмәсә дә башка шәһәрләрдәге дәваханәләргә күренергә мәҗбүр була.
Соңгы вакытларда эш яшендәге кешеләрнең комага китеп, фани дөньяга күчүе бөтен район халкын тетрәндерде. Аягында йөреп торган җирдән инфаркт булып, озак та үтми комага китү нилектән килеп чыга? Аларны комага җибәрмәс өчен ни дә булса эшләп булмый мени? Моның өчен безнең дәваханәдә тиешле медицина җиһазлары җитмиме, әллә табиблар вакытында ярдәм итеп өлгермиме? Шушы уйлар миңа озак вакытлар тынгы бирми йөрде. Киңәшмә буласын белгәч тә, шушы сорауларыма җавап табармын дип өметләнеп бардым. Тик... өметләрем акланмады.
Баш табиб вазифаларын башкаручы Рөстәм Могътазировның рус телендә ясаган чыгышын зур тырышлык белән баш миемдә туган телемә тәрҗемә итеп, иләк аша уздырсам да, аңа җавап табылмады. Юк, мин аны начар чыгыш ясады, дип әйтергә җыенмыйм. Чыгышы тулы, саннар белән дәлилләнгән, ел буе ниләр эшләгәннәр, барысы да яктыртылган иде. Рөстәм Азат улы үзе дә яшермичә, үлүчеләр арасында беренче урында кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр тора, диде. Узган ел әлеге авыру 243 кешенең гомерен өзгән. Дөрес, 2012 ел белән чагыштырганда күпмедер күләмдә алга китеш бар. Әлеге авырудан үлүчеләр берничәгә кимегән. Тик ул әле тынычланырга ирек бирми. Чөнки кан басымыннан интегүчеләр елдан-ел арта. Менә шушылар хакында уртага салып сөйләшергә, әлеге авыруларның сәбәпләрен ачыкларга, дәвалану юлларын халыкка аңлатырга иде. Үлүчеләр арасында икенче урында травма һәм агуланулар, өченче урында яман шеш авыруы тора. Ел саен 40-50 кеше шушы авырудан үлә.
Шунысы куандыра, соңгы елларда районда наркоманнар, сифилис кебек йогышлы чирләр белән авыручылар кими. Бу халыкның культура дәрәҗәсенең үсүен һәм табибларның әлеге төр авыруларны үз вакытында ачыклап, дәвалануга этәрүен дәлилли.
Авыл халкы өчен фельдшер-акушерлык пункты - ышаныч чыганагы дисәк тә ялгыш булмас. Ни генә булса да, кеше фельдшер янына йөгерә. Кайчандыр, биналар салкынлыгы укол ясатырга да куркытып торса, хәзер андыйлар бармак белән генә санарлык калып бара. 2013 елда 8 ФАПка ремонт ясалган. 2014 елда да шундый 12 ФАПка ремонт ясау күздә тотыла.
Нәрсә генә булмасын, киләчәктә дә халык өмет тулы күзләрен төбәп, табибларга барудан туктамаячак. Алар инде үз чиратларында Гиппократ анты кабул иткәннәрен онытмыйча, беренче медицина ярдәмен күрсәтсеннәр иде.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 5 март 2014 16 (9863) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев