Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тәмәке тартуны бөтенләй ташларга!

Ел саен 31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Аның максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү һәм халыкны сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә каршы көрәшкә җәлеп этү.

 

Тәмәкегә бәйлелек сиздермичә барлыкка килә, кеше, гадәттә, никотин белән проблемасы булганын әле озак вакыт танырга теләми. Тартуны теләгән вакытта ташлый алачагына ышана. Ә бит никотинга ияләшү әфьюн бәйлелегеннән соң икенче урында тора.

Тәмәке тарту сәламәтлеккә нинди зыян китерә?

Озак вакыттан бирле тәмәке тарту төрле орган һәм система авыруларына китерә:

• Йөрәк-кан тамырлары авырулары. Никотин – кан тамырлары өчен агу. Беренче чиратта ул кан әйләнеше системасын параличлый: тартканда кан тамырлары кинәттән киңәя, ә берникадәр вакыттан тарая. Кан тамырлары һаман саен «уйнап» тора. Нәтиҗәдә бу гипертония авыруына, бөтен организмда кан тамырлары склерозына китерә.

• Импотенция һәм мәни бизе, ягъни простата аденомасы. Ир-атларның җенси органнарында кан тамырлары урнашкан, ә ул тамырларның стенасында капиллярлар бар. Тамырлар киңәйгәндә кан хәтта иң кечкенә капиллярлар аша да үтә. Ләкин тараеп киткән вакытта кан тамырлары һәм капиллярлар томалана. Нәтиҗә буларак, эрекция белән проблемалар, простата аденомасы башлана, ә ул яман шешкә әверелергә мөмкин.

• Уртлар, тешләр һәм күзләр белән проблемалар.Тәмәке тартканда шулай ук уртларны кан белән тәэмин итүче тамырлар да кысыла. Нәтиҗәдә бу пародонтозга китерә. Тешләр селкенә, бозыла һәм алга таба шуларга бәйле проблемалар чыга. Әгәр күздә челтәр катлауның кан белән тәэмин ителеше бозылса, катаракта башлана.

• Сулыш юллары һәм ашказаны-эчәк тракты зарарлану. Үпкә һәм бронхларга утырган зыянлы матдәләрдән әкренләп хроник обструктив үпкә авыруы барлыкка килә. Агулы сумалалар трахея, үңәч, ашказанының һәм башка органнарның эчке стенасына тәэсир итә. Тәмәке тарта торган кешедә сулыш алу һәм ашкайнату органнары яман шеше, тартмаучыга караганда, берничә тапкыр ешрак очрый. 

• Тәмәке тартудан хатын-кызлар сәламәтлегенә килә торган зыян:

- Гормональ баланс бозылу;

- Иртә картаю, йөз-кыяфәт ямьсезләнү – тән тиресе, чәчләр, тырнаклар һәм тешләр начар хәлгә килү;

- Балага узу белән кыенлыклар чыгу;

- Йөклелекне күтәрү белән проблемалар;

- Җитди патологиясе булган балалар туу;

- Үпкәләр һәм бугаз яман шеше.

Сәламәтлекне һәм матурлыкны саклау өчен тәмәкедән бөтенләй баш тарту иң дөресе булыр. Бу катлаулы, әмма мөмкин эш.

Никотинга бәйлелектән котылу өчен нарколог, психиатр Семен Криницкий тәкъдим иткән эзлекле методика:

- Иң элек шуны ачыклап карыйм: мин ни өчен тартам, көненә ничә сигарет, бер яки ике капмы, алардан күпмесен автомат рәвештә тартып бетерәм?

- Гадәтләремне контрольдә тотачакмын, кайсы көндәлек гамәлләрне башкарганда автомат рәвештә тәмәкегә үрелгәнне ачыклаячакмын.

- Кинәт «автоматта» тәмәке кабызып җибәрмәс өчен сигаретларны шырпыдан ераграк тотачакмын.

- Тарта торган компанияләр һәм тәмәке исе сеңгән урыннарны урап узачакмын.

- Үземне кулга алып, ниһаять, тәмәкедән тулысынча баш тарту көнен билгеләячәкмен, – мәсәлән, ял көннәрен.

- Тәмәке кабызып җибәрергә кызыктыра торган кирәкмәгән гадәтләрдән ерак торачакмын – әйтик,  алкоголь, кофедан.

- Ниятем турында туганнарыма әйтәчәкмен, аларның ярдәме артык булмас.

- Сигаретларны шулай ук күңелгә хуш килерлек һәм әле файдалырак та  башка нәрсәгә алыштырачакмын, бу үз чиратында вакытны, куллар һәм авызны буш тотмаска булышачак.

- Күбрәк ачык һавада булырга тырышачакмын, мәсәлән, иртәләрен йөгерергә яки кичләрен паркта йөрергә чыга башлыйм яисә тренажер залына язылам.

Тәмәкедән баш тартканнан соң беренче көннәр – иң авыры. Тарту теләген басарга туры килә, бу вакытта бер начар гадәттән икенчесенә күчмәү мөһим.

Ихтыяр көчен югалтмаска ярдәм итәчәк берничә киңәш:

- Дөрес итеп, еш һәм әз-әзләп тукланырга өйрәнегез; яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга, табигый соклар һәм су эчәргә кирәк;

- Саф һавада күбрәк вакыт уздырыгыз, спорт белән шөгыльләнегез;

- Тормышыгызны күңелле вакыйгалар белән баетыгыз: сәяхәт итегез, кызыклы шөгыльләр табыгыз. Гаилә, балалар белән бергә вакыт үткәрү – проблемалар һәм көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып торуның әйбәт ысулы;

- Стресслардан качыгыз, хисләрегез белән идарә итәргә өйрәнегез.

Тартасы килү теләге бик көчле булса, һәрвакыт табибка яки психотерапевтка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Тәмәкедән баш тартуда ярдәм телефоны – 8-843-272-34-62.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәммедицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев