Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тәмәкене ташла – саулыгыңны сакла

Тәмәке тарту 25тән артык төрдәге авыруга сәбәпче булып тора. Күпчелек тәмәкече начар гадәткә 18 яшькә кадәр үк өйрәнә. Гаиләдә әти-әни тәмәке тарта икән - балаларның да тәмәкече булу ихтималы зур. Соңгы елларда хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар арасында тәмәке тартучыларның артуы күзәтелә. Тәмәке тартучы үз сәламәтлегенә зыян китерүдән тыш, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә саулыгын...

Тәмәке тарту 25тән артык төрдәге авыруга сәбәпче булып тора. Күпчелек тәмәкече начар гадәткә 18 яшькә кадәр үк өйрәнә. Гаиләдә әти-әни тәмәке тарта икән - балаларның да тәмәкече булу ихтималы зур. Соңгы елларда хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар арасында тәмәке тартучыларның артуы күзәтелә.
Тәмәке тартучы үз сәламәтлегенә зыян китерүдән тыш, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә саулыгын куркыныч астына куя. Тик күпләр моны бөтен тулылыгы белән аңлап бетерми. Эштә, урамда, рестораннарда, җәмәгать урыннарында бик күпләр, үзләре тәмәке тартмасалар да, аның төтенен иснәргә мәҗбүрләр. Тәмәкедә ацетон, никотин, кадмий, ДДТ һәм башка төрле агулар бар. Тәмәке белән бәйле яман гадәт кешене үзенә һаман ныграк бәйли, тәмәке төтене аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Кеше тәмәке тарта, ә тәмәке үз чиратында кешенең сәламәтлеген тартып ала. Әгәр кешеләр тәмәке тартуны ташламасалар, уртача гомер озынлыгы күрсәткече артыр иде. Мәсәлән, үпкә авыруларыннан үлүчеләр саны - 10 процентка, сулыш юлларындагы яман шештән - 19, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр 26 процентка кимер иде.
Тәмәке тарту - эчкечелек, наркомания, токсикомания кебек үк авыру. Авыру соңгы стадиягә җитсә, аны дәвалау да бик авырлаша. Шуңа күрә беренче тәмәкене кулга алмау мөһим.
Россиядә 2013 елның 1 июненнән гамәлдә булган 15 санлы Федераль закон нигезендә түбәндәге урыннарда тәмәке тарту тыела:
- белем бирү, мәдәният, спорт, физкультура, яшүсмерләр учреждениеләрендә һәм территорияләрендә;
- дәвалау, реабилитация һәм санаторий-курорт хезмәте күрсәтү учреждениеләрендә һәм территорияләрендә;
- ерак юл поездларында, кеше йөри торган су юлы транспортында;
- һава юлы транспортында, җәмәгать транспортының бар төрендә дә, тимер юл һәм автовокзалларда, аэропортларда, елга портларында, метро станцияләрендә,
метроларда һәм алар тирәсендә 15 метрдан да ким булмаган территориядә;
- кунакханә, вакытлыча кешеләрне урнаштыру, яшәтү учреждениеләрендә;
- көнкүреш хезмәте, сату-алу, җәмәгать туклануы учреждениеләрендә, базарларда;
- социаль хезмәт күрсәтү урыннарында;
- җирле үзидарә, дәүләт власте органнары урнашкан урыннарда;
- бүлмәдәге эш урыннарында;
- күпфатирлы йортларның лифтларында;
- балаларның уен мәйданчыкларында, пляжларда;
- пассажирлар поездга утыра һәм төшә торган платформаларда;
- автозаправка станцияләрендә.
Бу таләпләрне үтәмәгән кешеләргә закон нигезендә административ чара күрү каралган.
Тәмәкене тәшласаң, сәламәт булырсың. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев