Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Якташыбыз Дөнья чемпионы

Күптән түгел якташыбыз Җәүдәт Заһитов ветераннар арасында Будапешт шәһәрендә узган дөнья чемпионатында катнашып 2 алтын медальгә ия булды. Хәзер инде ул 12 тапкыр Россия, 4 тапкыр-Европа һәм шулай ук 4 тапкыр Дөньч чемпионы исемен горур йөрткән кеше. Әлеге чемпионатта Россия данын 178 җиңел атлет яклаган. Җәүдәт Заһитов 1500 һәм 800...

Күптән түгел якташыбыз Җәүдәт Заһитов ветераннар арасында Будапешт шәһәрендә узган дөнья чемпионатында катнашып 2 алтын медальгә ия булды. Хәзер инде ул 12 тапкыр Россия, 4 тапкыр-Европа һәм шулай ук 4 тапкыр Дөньч чемпионы исемен горур йөрткән кеше. Әлеге чемпионатта Россия данын 178 җиңел атлет яклаган. Җәүдәт Заһитов 1500 һәм 800 метр ераклыкта көч сыный. Соңгы дистанциядә финишка якынлашканда АКШ спортчысы Джеф Лесли белән көрәшә ул. Нәтиҗәдә, якташыбыз финиш сызыгын беренче узып, "ал тасмаларны" узгач икесе дә хушларын җуеп егылалар.
Кызганыч Россия хөкүмәте әлеге җиңүләргә янә битараф калды. Җәүдәт Заһитов һәм башка спортчылар чемпионатка үз акчаларына барырга мәҗбүр булганнар, гәрчә башка ил спортчыларын хакимият тәэмин итә. Үзәккә үткәне шунысы: чит илдә үз җанатарларына ия, инде бар биеклекне дә үз иткән якташыбыз, Россия, Европа, Дөнья чемпионын туган җирдә янә танылусыз калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев