Район башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» бинасының ремонты белән танышты
2022 ел безнең «Актаныш-информ» өчен аеруча истәлекле булды- бердән, Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее, икенчедән, озак еллар төзекләндерүгә мохтаҗ булган «Актаныш-информ» бинасы Татарстан Республикасы президенты, район башлыгы Ленар Зарипов ярдәме белән капиталь ремонт керде.
Төзүчеләр бинаның эчке өлешендәге ремонт эшләрен тәмамлап килә.
Тышкы ягын исә җылытып, яңа , заманча материал белән каплау әле дәвам итә.
Бүген "Актаныш- информ"дагы төзекләндерү барышы белән Ленар Рафак улы үзе дә танышты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, ремонтны башкаручы оешма- "ПМК" җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов, "Актаныш-информ" директоры Айнур Гыймадиев һәм башка җаваплы иптәшләр төзекләндерү буенча фикер-тәкъдимнәр алышты.
Руслан Усманов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев