Үз өең – күркәм йөзең
Районда төзелеш көннән-көн киңрәк колач ала бара. Шәхси йортлар, күпфатирлы йортлар максатчан программалар кысаларында бирелгән субсидияләрне кулланып сафка бастырыла яисә сатып алына. Татарстанда эшләп килүче Президент программаларының социаль ипотека төре буенча соңгы биш елда гына да 300дән артык райондашыбыз торак шартларын яхшырткан. Районда нинди торак программалары эшли, аларда кемнәр катнаша,...
Районда төзелеш көннән-көн киңрәк колач ала бара. Шәхси йортлар, күпфатирлы йортлар максатчан программалар кысаларында бирелгән субсидияләрне кулланып сафка бастырыла яисә сатып алына. Татарстанда эшләп килүче Президент программаларының социаль ипотека төре буенча соңгы биш елда гына да 300дән артык райондашыбыз торак шартларын яхшырткан.
Районда нинди торак программалары эшли, аларда кемнәр катнаша, субсидиягә кемнәр дәгъва итә ала - әлеге сораулар белән Татарстан Президенты каршында эшләп килүче Дәүләт торак фондының Актаныштагы вәкиле Сиринә Шәеховага мөрәҗәгать иттек.
- Авыл җирлегендә эшләүчеләр өчен "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорда авылларның тотрыклы үсеше" дигән максатчан программа эшли. Программаның таләпләре буенча, "Гражданнар" категориясе буенча субсидия алуга дәгъва итүче авыл җирендә яшәргә, төп хезмәт эшчәнлеген авылда алып барырга тиеш. Шулай ук, гариза бирүченең үзендә торак бәясенең 30 процентының булуы шарт. Мәсәлән, йорт күтәрә икән, аның 30 процент өлеше эшләнгән булырга тиеш. Бу өлеш өчен ана капиталы да файдаланыла ала. Һәм, әлбәттә, граждан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылырга тиеш. Моны җирле үзидарә органнарыннан бирелгән документлар раслый. Шушы шартлар үтәлгәндә әлеге программада катнашучылар торакның 70 процент өлешен төзүгә дәүләттән субсидия алуга дәгъва итә ала. Һәм бу акчалата ярдәмне алганнан соң граждан тагын биш ел мәҗбүри рәвештә авылда эшләргә тиеш.
"Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр" категориясе буенча торак төзелешенә субсидия алырга яшьләре 35тән артмаган, бер яки аннан күбрәк балалары булган гаиләләр яки тулы булмаган гаиләләр дәгъва итә ала. Ата-ананың берсе булса да авылда хезмәт килешүе буенча эшләргә яки агросәнәгать комплексында шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, яисә социаль тармакта эшләргә тиеш. Шулай ук, яшь гаиләнең авыл җирендә яшәве, торагын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы һәм, "Гражданнар" категориясендәге кебек үк, торак бәясенең 30 проценты күләмендә үзенең акчасы булуы шарт.
Социаль түләүләрнең төгәл суммасы билгеләнмәгән. Ул гаиләдәге кеше санына, аларга билгеләнә торган торак мәйданының гомуми күләменә һәм авыл җирлегендәге торакның базар бәясенә карап исәпләнә.
Төзелеш өчен дәүләттән шундый зур күләмдә субсидия алу авылда яшәүче гаиләләргә олы ярдәм. Иң мөһиме - аны әллә никадәр процентлар белән кире кайтарасы түгел. Ә биш елын авылда яшәгән кеше эшли дә эшли инде.
Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли. Торак фонды белән килешү төзегәннән соң өч ел үтсә һәм хисапларына фатир бәясенең ун проценты кертелгән булса, гариза бирүче бәйгедә катнашып, үзе теләгән фатирны ота ала.
Шулай ук аз керемле гражданнар, Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигане бетерүдә катнашучылар, сугыш ветераннары, ятим балалар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр торак шартларын яхшыртуга документлар җыя алалар.
- Соңгы елларда районда торак шартларын яхшыртучылар күпме?
- Президент программалары нигезендә соңгы биш елда районда 300гә якын кеше соципотека программасы аша торак шартларын яхшыртты. Социаль ипотеканың төрле тармаклары бар. Бездә эшли торганнары - тузган торак программасы, сугыш ветераннары һәм ятим балаларның яшәү шартларын яхшырту программалары. Ятим балаларга килгәндә, безнең җирлектә биш елда 9 бала яңа фатир алды. Элек аларга сертификат бирелсә, 2013 елдан социаль наймның бер төре булып тора. Найм нигезендә 5 ел яшиләр, аннан яшәү дәрәҗәләре һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарыннан чыгып, торакны яхшырту мөмкинлекләре бар.
Биш елда Актаныш җирлегендә Ленин урамында 61А йортында реконструкция үткәрелде, 58 гаилә фатир алды. 106А йортыннан фатирны АПК һәм соципотека программалары буенча алдылар. 36 гаилә барлык уңайлыклары булган Ленин урамындагы 13А йортындагы фатирларга күченде. 16А йорты төзелеп, узган елның декабрь аенда файдалануга тапшырылды.
Шушы йортлар белән беррәттән, Нөркә бистәсендә 1 бүлмәле йортлар төзелде. Торак шартларын яхшыртучыларга шундый 22 йортның ачкычы тантаналы шартларда тапшырылды. Тагын шундый 22 йорт төзелеп килә. 2016 елда 24 фатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Хәзерге вакытта проектлары эшләнеп, Дәүләт торак фондына тапшырылды.
Алия Шакирова, баш белгеч:
- 2014 елга кадәр яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә программада катнашу өчен гаиләдә ир яки хатынның берсенә 35 яшь тулмавы шарт иде. Авылларның тотрыклы үсешен тәэмин итүче программа барлыкка килгәч, хәзер икесенә дә 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Ул категориягә эләкмәүчеләр өчен "Гражданнар" программасы бар. Анда чиратта 180 кеше тора. 35 яше тулганнарны шул чиратка күчердек. Субсидия акчасы, процентлар ел саен үзгәреп тора. Әлеге программалар буенча 5 ел эчендә 274 кеше торак шартларын яхшыртты.
Зөлфия Кәшбразыева, фатир алучы:
- Социаль ипотека программасы буенча документлар тапшырган идек. Фатир алгач, игезәк балаларыбыз туды. Президент программалары кысаларында, һәр туган балага 200 мең сум түләү графигыннан чигерелә. Безнең 400 мең сум да түләү графигыннан чигерелде. Ана капиталын да соципотека программасы өчен кулландык.
Кайнәт Сәләхиянова, сугыш ветеранының тол хатыны:
- Тормыш иптәшем Сабирҗан сугыштан исән-имин кайтып вафат булды. Яңа йорттан фатир бирделәр. Сөенеп яшим. Дөньялар тыныч, җитәкчеләребез миһербанлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев