Бер-берсе белән кавышып, гаилә корган яшьләр өчен иң мөһиме нәрсә? Бу сорауга күпләребез: "Әлбәттә, үз фатирларында, яисә үз йортларында яшәү", - дип җавап бирерләр. Чыннан да, үз куышын булдырган яшь гаиләләр - бәхетле гаиләләр. Ләкин ничек тораклы булырга соң, яшьләр өчен нинди программалар эшли? Аларга ничек эләгергә, кайсысы кесәләре калын...
Бер-берсе белән кавышып, гаилә корган яшьләр өчен иң мөһиме нәрсә? Бу сорауга күпләребез: "Әлбәттә, үз фатирларында, яисә үз йортларында яшәү", - дип җавап бирерләр. Чыннан да, үз куышын булдырган яшь гаиләләр - бәхетле гаиләләр. Ләкин ничек тораклы булырга соң, яшьләр өчен нинди программалар эшли? Аларга ничек эләгергә, кайсысы кесәләре калын булмаганнар өчен уңайлырак? Әлеге сораулар белән районның торак фонды бүлегенең баш белгече Алия Шакировага мөрәҗәгать иттек.
- Торак фонды бүлеге районда яшәүчеләргә йорт төзү, фатир сатып алу өчен ярдәм йөзеннән гамәлдә булган төрле программалар аша халыкны тораклы итә. Районда 4 программа буенча торак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. Болар - "АПК", "Граждане на селе", "Социаль ипотека", "Кредиты для села" программалары. Яңа барлыкка килгән "Аренда торагы" программасы да өстәлде.
- Кешенең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗмы-түгелме икәнен ничек билгелисез?
- Программаларның берсендә чиратка басканчы, иң әүвәл әлеге гаиләнең мохтаҗлыгы тикшерелә. Чиратка басуның бер шарты - бер өйдә яшәгән һәр кешегә торак мәйданы 18 кв. м.дан артмаска тиеш. Мәсәлән: 61 кв.м. йорт. Авыл Советы кенәгәсендә бу йортта 5 кеше теркәлгәнлеге күренә, ди.. Ике балалы яшь гаилә һәм әниләре. Бишкә бүлеп карагач, бер кешегә 12 кв.м. торак мәйданы туры килә. Ләкин әле бу программага керергә сәбәп булды дигән сүз түгел. Без гариза алгач, гаиләдә булган кешенең соңгы 5 еллык шәхси милеген тикшереп, теркәү палатасыннан белешмә кайтартабыз. Нәтижәдә, кешенең шәхси милегендә башка милек булмавын ачыклагач кына, ул программага чиратка баса ала. Әгәр бүтән милеге бар икән, аның да квадрат метры кушыла, шуннан соң гына кеше санына бүленә.
- Әлеге программаларның һәркайсына аерым-аерым тукталыйк әле. Әйтик, АПК программасы.
- АПК программасында 35 яше тулмаган яшь гаиләләр катнаша ала. Яшь гаиләдәге кеше санына карап, күпмедер күләмдә субсидия кайтартыла. Хөкүмәттән субсидия йорт төзеп бетерергә бирелә. Гаиләдән бер кешенең авыл хужалыгында яки бюджет оешмасында эшләве шарт. Гаилә вәкилләренең берсенә дә 35 яшь тулмавы кирәк. Исәпкә басу өчен 20% төзелеш башкарылган, ягъни фундамент һәм стена күтәрелә башлаган булырга тиеш. Субсидия кайтканнан соң 6 ай эчендә йорт төзеп бетерелә, рәсмиләштереп кулланылышка тапшырыла. Хәзерге көндә 27 гаилә АПК программасы буенча чиратта тора.
- "Граждане на селе" программасы.
- Бу программада да, гаиләдәге кеше санына карап, субсидия кайтартыла, шулай ук, субсидия йортны төзеп бетерү өчен бирелә. Ләкин бу очракта гаиләнең эш урыны, яше әһәмияткә ия түгел, ләкин район жирлегендә эшләве, төзи башлаган йортының районда булуы кирәк. Субсидия алу өчен иң төп шарт булып йортның 70% төзелеше тора. Соңгы елларда бу программага субсидия бик аз күләмдә килү сәбәпле, шактый гына чират хасил булды. Бүген 158 гаилә әлеге программада исәптә тора. Тагын бер сәбәбе: 35 яше тулып, күп кенә гаиләләр АПК программасыннан "Граждане на селе" программасына күчәргә мәҗбүр булдылар.
- "Социаль ипотека" программасы да күптәннән эшли. Аның түләвеннән куркып калучылар да юк түгел. Аларга ышаныч бирердәй нинди өстенлекләре бар әлеге программаның?
- "Социаль ипотека" прграммасы буенча фатир алырга теләп гариза язучының бюджет оешмасында эшләве төп шарт булып санала. Гаилә керемле, ягъни түләүгә сәләтле, тормыш иптәшенең дә эш урыны булу мәҗбүри.
Бу программада Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән, ут, су, газ кергән әзер йорт яки фатир тәкъдим ителә. Бүген торакның 1 кв. метры 28 мең 500 сумнан санала. Исәпкә басканнан соң туган һәрбер балага 200 мең сум акча чикерелә, ана капиталы кулланырга да мөмкин.
- "Кредиты для села" дигәне дә социаль ипотеканың бер тармагы түгелме соң?
- Әйе, аңа социаль ипотеканың бер тармагы дип карарга мөмкин. Районда күп кенә гаиләләр, эш урыннары "АПК"га яки бюджетка туры килмәү сәбәпле, төрле банктан югары процентлы кредит алып йорт төзиләр.
Безнең "Кредиты для села" программасы шундый гаиләләргә бик унай. Гаиләгә 600 мең сум акча, 7 процент белән, 11 елдан 28 елга кадәр Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә. Исәпкә басканнан соң туган һәрбер балага алган акчадан 200 мең сум акча чикерелә, ана капиталы белән каплап кую мөмкинлеге дә бар. Бу программаның төп шарты - 70 % төзелеш, ягъни төзелә башлаган йортның шул кадәр өлеше төзелгән булырга тиеш. Программа безнең районда инде күптәннән эшли һәм республика буенча ике генә район аңардан файдалана: Саба һәм безнең район. 2015 елга программада катнашырга 50 гаилә каралган, хәзерге көндә 8 гаилә генә документларын тапшырды.
- Белүебезчә, "Аренда торагы", чагыштырмача, яңа программа булып исәпләнә. Узган ел безнең районда да аның хәрәкәте сизелде.
- Чыннан да, әлеге программа шәһәрләрдә киң кулланыла. Укуын тәмамлаган яшь белгечне эшкә кайтару йөзеннән, авыл жирлегендә программа буенча Дәүләт торак фондының йорт төзеп бирү мөмкинлеге бар. Бүген районда "Аренда торагы" аша фатирда вакытлыча торган гаиләләр түләве буенча белешмәләр Казанга жибәрелде. Дәүләт торак фондында әлегә төгәл бәяләр билгеләнмәгән.
Нет комментариев