Актанышта "Алдынгылар слеты-2024" узды
16 декабря 2024, 16:23
1464
0
0
Актанышта "Алдынгылар слеты-2024" узды.
Актаныш районында традицион алдынгылар слеты узды, анда төрле һөнәр ияләре җыелды. Бу вакыйга хезмәт ияләренең казанышларын һәм район үсешенә керткән өлешләрен тануның ачык мисалы.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Ленар Зарипов чыгыш ясады, районның уңышы, беренче чиратта, хезмәт сөючән кешеләрнең хезмәте, дип билгеләп үтте.
Алдынгылар слеты Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Геройларның әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларына хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Залдагыларның барысы да аларга аягүрә басып, рәхмәтләрен Һәм ихтирамнарын белдереп кул чаптылар.
Быел бөртеклеләрнең мул уңышын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы алдынгыларына аерым игътибар бирелде. Аларның фидакарь хезмәте төбәкнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе булды.
Безнең фоторепортажны карагыз һәм Хезмәт бәйрәме атмосферасында яшәп алыгыз!
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев