Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

ИҖАТЫНДА – ЯШӘЕШ ХАКЫЙКАТЕ

20 февраля 2023, 15:34

644

0

0

Актаныш төбәге – талантларның илаһи бишеге. Танылу яулап килгән якташыбыз, “Шәһри Чаллы” газетасының үткен каләмле журналисткасы, яшь шагыйрә һәм язучы Айзирә Имамованың “Хыялыма таба барам” исемле китабының туе да туган ягында зурлап үткәрелде.

                                       Әдәби-мәдәни кичә авторның туган-үскән Теләкәй авылында үтте. Авыл мәдәният учагының тамашалар залы шыгрым тулы иде. 
                                      Мәртәбәле кунаклар, күренекле шәхесләр, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдыйкова, “Мәйдан” журналының шигърият бүлеге мөхәррире һәм әлеге китапка кереш сүз язган шагыйрә Лилия Гыйбадуллина яшь каләм остасын котладылар. Биредә шулай ук “Актаныш-информ” редакциясе каршысында эшләп килүче “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем һәм актив иҗатчылар катнашты. Актаныш районының Кәзкәй кадетлар мәктәбе директоры Илсур Җәләлов, Айзирә апаның сыйныф җитәкчесе Айрат Хаҗиев, татар теле укытучылары Гөлчәчәк Солтанова һәм Хәмдия Әхмәтҗанова, туганнары, әти-әнисе чыгыш ясадылар, китап презентациясе һәм иҗат кичәсе уңаеннан тәбрикләделәр.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. 
Юлай НИЗАЕВНЫҢ махсус фоторепортажы сезнең игътибарга.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев