Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Казандагы Актаныш якташлык җәмгыятенең "Әйләнеп кайтыгыз" хәйрия концертыннан репортаж

29 октября 2024, 10:44

849

0

0

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Актаныш» якташлар җәмгыяте «Әйләнеп кайтыгыз» дип исемләнгән хәйрия концертын оештырды.

 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов концертны оештыручыларга, артистларга, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Махсус хәрби операция барганда концертлар кирәкми, дип әйтүчеләр дә бардыр. Концертлар кирәк. Без авыр вакытта да, рәхәт вакытта да җыр, моң, биюләр белән рухыбызны күтәрәбез. Егетләр безгә ышансыннар, авылларыбыз, шәһәрләребездә тыныч икән, дисеннәр. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ, бервакытта да ярдәмнән ташламагыз. Аларның гаиләләрен онытмагыз. Мин алар янына барып кайттым. Татарлар булган җирдә дөнья рәхәт, ышанычлы, диде командир. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде ул.

«Актаныш» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов сүзләренчә, бу аларның өченче хәйрия концерты.

«Район хакимияте белән берлектә өч ел рәттән махсус хәрби катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырабыз. Бу изге эштән бер кеше дә читтә калмый, чөнки андагы уңышлар без ничек ярдәм итүдән тора. Билгеле, барыбызның да теләге: алар исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Концерттан кала, район администрациясе белән берлектә ай саен диярлек кирәкле әйберләрне җибәреп торабыз. Узган елда районнан бронялы УАЗ Патриот машинасы җибәрдек. Егетләрнең гаиләләре белән очрашып торабыз, без аларга ярдәм итәргә тиеш», – диде ул.

Концертны оештыруда катнашкан Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре килүен әйтте. «Актаныштан чыккан артистларыбыз концертта катнашырга үз теләкләрен белдерде, рәхмәт. Махсус хәрби операциядә зонасында хезмәт итүче егетләр арасында минем бертуган абыйның оныгы да бар, ул ике елдан артык анда. Ялга кайткач, рәхмәтләрен әйтте, барысын да алдык, диде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оештыручылар сүзләренчә, концерт программасында 40тан артык кеше артист катнашты. Концертта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле, Татарстанның халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фәрухшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов һәм башкалар катнашты.

Фотографлар: Расих Фәсхетдинов (Татар-информ), Руслан Усманов.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев