Сезнең язмыш — илебез тарихы: Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көненнән безнең фоторепортаж
03 июля 2025, 13:43
142
0
0
Актанышта сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган чара узды. Анда сугышчы-интернационалистлар, Чечен кампаниясендә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Быел Чечен сугышы ветераннары җәмгыятенә нигез салынуга 5 ел тулу аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан җыелучыларны «Сугышчан туганлык»ның район бүлекчәсе җитәкчесе Вазыйх Харисов котлады.
Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салып, һәлак булганнарны искә алды.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев