Сый-нигъмәтле ярминкә!
30 сентября 2023, 12:20
254
0
0
Көзге нигъмәтләр белән сату итү өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Бүгенге ярминкә муллыгы һәм бәяләр арзанлыгы белән чын-чыннан сөендерде. Күпләр экологик чиста продукциядән салкын кыш айларына запас туплап куярга тырышты.
Рәт-рәт булып тезелеп киткән өстәл-киштәләрдә нәрсәләр генә юк! Бәрәңгесе-суганы, кишере-чөгендере, ите-мае, дигәндәй. Халык әкрен генә үзенә кирәген сайлап йөреде. Кемнәрдер башта бәяләргә «разведка» ясап чыкты. Арзанрагын да, шул ук вакытта сыйфат ягыннан да калышмаганын күзләделәр. Икенчеләр исә ошаганын сайлап алып, зур-зур сумкаларга тутырдылар...
Айнур ГЫЙМАДИЕВ фотосурәтләре.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев