Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

УКУЧЫБЫЗ ХАТ ЯЗГАН: Безнең урамны кайчан карыйлар?

"Актаныш-информ"- халык һәм җитәкчелек арасындагы ныклы күпер ул. Бу хакта безгә килгән хатлар да сөйли. Чыннан да элек-электән газетада басылган сүзнең зур көчкә ия икәнлеген күреп, тоеп яшәгән халкыбыз әле дә массакүләм мәгълүмат чараларының үтемлелегенә ышана. Бу чыннан да шулай. Россия буенча илкүләм федераль проектларның барлыкка килүендә рәсми мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре зур роль уйнаган. Россия президенты Владимир Путинның инициативасы белән инцедент-менеджмент проекты барлыкка килде. Әлеге программа социаль челтәрләрдәге барлык халык соравын "сөзеп" алырга сәләтле. Сәламәтлек саклау, төзелеш, мәгариф һәм башка мөһим юнәлешләр буенча халыктан кергән сораулар өйрәнелеп Россия хөкүмәтенә җиткерелеп тора. Федераль программалар алып килгән яңарышны үзебезнең Актаныш районында да күрергә мөмкин. Мәсәлән "Сәламәтлек саклау" программасы буенча район хастаханәсе төзекләндерелде, диагностика аппаратлары кайтарылды. "Демография" программасы буенча авылларда яшәүче өлкәннәрне аерым автомобильдә диспансеризация узарга поликлиникага алып киләләр. Санап кителгән мисаллар бик азы гына әле.

Безгә дә язалар. Мәсәлән, бүген "Актаныш-информ"га шундый хат килде: 

 

Хэерле коннэр!Сезгэ 57бистэсенен Ветераннар урамында яшэучелэр яза.Безне бугенгесе кондэ борчыган мэсьэлэ шул иде урамнарыбыз бик пычырак.Жияудэ,машина бн дэ чыгып йореп булмый.пычыракка батабыз.Балаларны балалар бакчасына илтудэ бик авыр.Ярдэм итсэгез иде,унай якка хэл итсэгез иде.?? 

Реклама

          Әлеге сорауны Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗинга юлладык. Илнур Таһир улы, кызганычка каршы, Ветераннар урамына 2023 елда гына асфальт салыначагын әйтте. 2022 елда үзара салым акчаларына 57 бистәдәге Маликов, Минаев һәм З. Басыйров урамнарына каты өслек түшәләчәк. Димәк, Ветераннар урамында яшәүчеләргә тагын бер ел көтәргә туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев