7 апрель 2022 яңалыклары
-
Татарстанда санкцияләр шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен кайнар линияләр эшли
Татарстан Прокуратурасы һәм Милли банк эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә.
-
Актанышта Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол ярышы узды
Актанышның "Иман" спорткомплексында Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол буенча яшүсмерләр арасында финал ярышлары узды.
-
УКУЧЫБЫЗ ХАТ ЯЗГАН: Безнең урамны кайчан карыйлар?
"Актаныш-информ"- халык һәм җитәкчелек арасындагы ныклы күпер ул. Бу хакта безгә килгән хатлар да сөйли. Чыннан да элек-электән газетада басылган сүзнең зур көчкә ия икәнлеген күреп, тоеп яшәгән халкыбыз әле дә массакүләм мәгълүмат чараларының үтемлелегенә ышана. Бу чыннан да шулай. Россия буенча илкүләм федераль проектларның барлыкка килүендә рәсми мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре зур роль уйнаган. Россия президенты Владимир Путинның инициативасы белән инцедент-менеджмент проекты барлыкка килде. Әлеге программа социаль челтәрләрдәге барлык халык соравын "сөзеп" алырга сәләтле. Сәламәтлек саклау, төзелеш, мәгариф һәм башка мөһим юнәлешләр буенча халыктан кергән сораулар өйрәнелеп Россия хөкүмәтенә җиткерелеп тора. Федераль программалар алып килгән яңарышны үзебезнең Актаныш районында да күрергә мөмкин. Мәсәлән "Сәламәтлек саклау" программасы буенча район хастаханәсе төзекләндерелде, диагностика аппаратлары кайтарылды. "Демография" программасы буенча авылларда яшәүче өлкәннәрне аерым автомобильдә диспансеризация узарга поликлиникага алып киләләр. Санап кителгән мисаллар бик азы гына әле.
-
Ленин урамындагы 1 йортның подвалына быел су кермәскә тиеш
Су басуны булдырмау өчен Актаныш авылында көн саен күләмле эшләр башкарыла.
-
Ферма төзегән өчен 70 процент субсидия кайта
Сөтчелек юнәлешендәге фермалар төзелешенә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр гамәлгә кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
-
Чаллының идарә компаниясе директорын ришвәт өчен кулга алдылар
Элеккеге торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре хәзер өй арестында.
-
"Актаныш таңнары"ннан телевизор карап була: Иртәгә чыгачак газетага анонс!
“Актаныш таңнары” газетасының яңа саны дөнья күрде. Беренче биттә Азат Закиров истәлегенә бию бәйгесе турында язылган. “Кыенлыклар булса да, эшләргә кирәк” дигән язмада “Әнәк” агрофирмасының кыр эшләренә әзерлеге турында әңгәмә алып барыла.
-
Борчылган идегезме: Доллар бәясе 75 сумга төште
Россия валютасының доллар һәм еврога карата курсы үсүен дәвам итә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары шуны раслый.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Башкортстан делегациясен кабул итте
Бүген районыбызның йөзек кашы булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән Башкортостан Республикасы делегатлары танышты.
-
Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авыл мәктәбе укытучысыннан башлана (фотолар)
Быел 90 еллык юбилеен каршы алачак "Актаныш таңнары" газетасын Яңа Әлем авылы элек-электән яратып укый.
-
Татарстан Иҗтимагый палатасы "Көндәлек тормыштагы стрессны ничек җиңәргә?" темасына кайнар линия үткәрә
Хөрмәтле райондашлар!
-
Яңа Әлем мәктәбенең укытучылары "Актаныш таңнары" газетасына коллектив белән язылган
1 апрельдән районыбыз сулышын яктыртучы "Актаныш таңнары" газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
-
КУНАК АШЫ-КАРА КАРШЫ:Бүген исә бездә–Башкортстан педагоглары кунакта
Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка ут күрше Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләреннән, Илеш районыннан делегация килде.
-
1 июльдән медицина оешмасына килми генә инвалидлыкны раслап булчак
2022 елның 1 июленнән Россия гражданнары инвалидлык турында белешмә алу өчен медицина экспертизасын медицина оешмасына килеп тә, читтән торып та узаарга мөмкин булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
-
Пучы балалар бакчасында район педагоглары методик берләшмә утырышында киңәште
Пучы авылы "Сандугач" балалар бакчасы базасында "Гаилә һәм балалар бакчасы - бердәм мәгариф киңлеге" темасы буенча район балалар бакчасы тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы үтте.