Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Район Советы утырышында Актаныш районындагы цифрлаштыру эшчәнлеген бәяләделәр (Фотолар да бар)

Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 18 утырышы узды. Утырыш Россия, республикакүләм әһәмиятле темага багышланды. “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турындагы җитди фикер алышуга район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

                Утырыш эшенә кадәр Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат һәм Актаныш технология техникумында цифрлаштыру сәясәтенең тормышка ашырылуы белән танышты.

                  “Яшьлек» яшьләр үзәгендә дә цифрлаштырудагы уңышлар тәкъдим ителде.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат,

Киров, Актанышның беренче һәм икенче санлы,

Теләкәй, Яңа Әлем мәктәбе укучылары үзләренең остазлары белән цифрлаштыру нәтиҗәсендә башкарылган эшләрен күрсәтеп сөйләде.

“Әнәк” агрофирмасында игенчелек, терлекчелек, механизация юнәлешләре буенча искиткеч зур эшчәнлек кунакларны таң калдырды. Инновацион технологияләр аша агрофирманың финанс-икътисад күрсәткечләрен күтәрүгә ирешә җитәкче-белгечләр.

                    Утырышта төп докладчы район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева «Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе»  турында сөйләде. 


 

                     “Җирле үзидарәдә цифрлаштыру» темасына Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров,

авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев “Район авыл хуҗалыгы оешмаларында цифрлаштыруны куллану”, үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев “Район үзәк хастаханәсендә информаөион технологияләрне тормышка ашыру” буенча чыгыш ясады.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директорының информатизация буенча урынбасары Фирзәр Әюпов гимназиядәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  
 

                   “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев Актаныш районында цифрлаштыруның югары темплар белән баруын ассызыклады. Актаныш районында “Таттелеком”ның 26 мобиль база станцияләре урнаштырылган. 2021 елда Актанышка 3, Иске Байсар авылына 1 база куелган. 2022 елда Аеш авылына база булдыру төп максат. Актанышта 3 базаны үзгәртеп корачаклар. GPON технологиясе белән 57 бистәгә һәм Яңа Әлем авылына интернет челтәре үткәреләчәк. Әлеге һәм башка яңалыкларны утырышта катнашучылар бик яхшы кабул итте. 


                    Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин Россия һәм Татарстанда тормышка ашырылучы программа-проектларда актив катнашып районда цифрлаштыруны тагы да көчәйтергә чакырды. Илья Сергеевичка район җитәкчелеге цифрлаштыру барышында килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап та үз мөрәҗәгатләрен җиткерде. 

 

              Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов утырыш эшен йомгаклап, цифрлаштыру эшен тармак җитәкчеләреннән тизләтүне сорады. Сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча цифрлаштыруны тагы да колачлырак башкару кирәклеген ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова Актаныш-информ Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Актаныш муницпаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ"