Ләйсән Газизова тег белән яңалыклар
-
2 август 2022 - 18:41"Бүләк" лагереның өченче агымы пионериянең 100 еллыгына багышланды (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның өченче агымын ябу тантанасы булды. Пионериянең 100 еллыгы- әлеге агымның төп эчтәлеге нәкъ менә шушы юбилей датасына бәйле.
-
2 август 2022 - 11:08Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова Кара диңгез буенда татар җырларын яңгыраттыҖырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова бүген Актанышыбызга Кырымның "Сатера" балалар сәламәтләндерү лагереннан җәйге ялдан кайтты.
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырдыБүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.
-
14 май 2022 - 12:55Актаныш көрәшчеләре Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогын яуладыТатарстанның Беренче Президенты Кубогына үтүче көрәш турниры Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең иң мәртәбәле бәйгесе. Ел саен әлеге Кубокны оту өчен Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актанышка республикабызның төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләр җыела. Быел исә Актаныш батырлары данлы якташыбыз Кубогын үзебездә калдырды, турнирда катнашкан 26 көрәшче ярышның җиңүчеләре булды.
-
12 май 2022 - 13:46Район Советы утырышында Актаныш районындагы цифрлаштыру эшчәнлеген бәяләделәр (Фотолар да бар)Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 18 утырышы узды. Утырыш Россия, республикакүләм әһәмиятле темага багышланды. “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турындагы җитди фикер алышуга район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре!12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамладыРайон хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.
-
10 май 2022 - 14:03Җыр-моң бүләк иттеләр, колоннаны әйдәделәр(+АКТАНЫШНЫҢ НУРЛЫ ЙӨЗЛӘРЕ-БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖДА)"Үлемсез полк" акциясе Актаныш җирлегенең үзәк урамнарыннан, Ленина проспектыннан үтеп Җиңү паркына барып тоташты. Алдан "УАЗ" арбасында мәдәният хезмәткәрләре Алмазия Хаҗиева һәм Рөстәм Мусин нәфис сөйләмнәре, Ватанпәрвәрлек хакында җырлар белән колоннадагы халыкның рух күтәренкелеген тәэмин иттеләр. Бу көнне безнең сайт, социаль челтәрләр буенча иҗади төркемебез:Ләйсән ГАЗИЗОВА, Юлай НИЗАЕВ һәм Раил ХАРИСОВ эшләделәр. Кичәге һәм бүгенге материалларыбыз, иң халыкчан яңалыкларыбыз һәм фотомизгелләребез монда урын алган.