Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

"Умырзая" балалар бакчасында семинар гөрләде!

Шушы көннәрдә "Умырзая" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак мультипликация" темасы астында эшлекле семинар узды.

 Чара кысаларында тәрбиячеләр танып белү, физкультура шөгыльләрендә, хәтта логопед эшчәнлегендә дә мультфильм ясау этапларын кулланып булуын исбатлап  күрсәттеләр. Занятиеләргә килгән әкият геройлары Буратино белән ачкыч ясау, Лунтик белән видеофильмга тавыш яздыру, Фиксландия иленә барып фиксикларга булышу балаларга бик кызыклы булды. Соңыннан 

 Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте педагоглары да үзләренең мастер-классларын күрсәттеләр. Күпфункцияле мультистудиядә мультфильм ясау барлык кунаклар өчен дә бик кызыклы булды.

Эшлекле очрашу  дуслык җепләрен ныгытып, күмәк фотога төшү белән тәмамаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары #Район сулышы Умырзая Балалар бакчасы Татар-информ Бөтендөнья татарлар конгрессы Актаныш-информ АКтаныш муниципаль районы 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"