Актаныш тег белән яңалыклар
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Бүген Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан райондашлар хөрмәтләнде(фотолар+бүләкләнүчеләр)
Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов спорт сөючеләребезне тәбрикләде. Республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар җыелды.
-
АКТАНЫШТА: "БҮЛӘК" ЧЫН ПИОНЕРЛАРНЫ ТӘРБИЯЛИ(+БЕЗНЕҢ ШӘП ВИДЕО, +ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче агымын ачу тантанасы оештырылды. Агым ачылу бәйрәм кичәсе белән балаларны һәм әйдәманнарны Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде һәм имин яллар теләде.
-
Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова Кара диңгез буенда татар җырларын яңгыратты
Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова бүген Актанышыбызга Кырымның "Сатера" балалар сәламәтләндерү лагереннан җәйге ялдан кайтты.
-
Бүген районыбызның курку белмәс егетләре- Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр очрашты (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Иртәнге сәгатьләрдә үк Актаныш урамнарында Һава десантлары гаскәрләре (ВДВ) флагы беркетелгән автомобильләр узуына беркем дә гаҗәпләнмәгәндер.
-
ФӘРИДӘ МОСТАФИНА: Өй тирәсендәге шакшылыкка түзә алмадым- җыештырып чәчәкләр утырттым (ФОТО, ВИДЕО)
Күпфатирлы йортларның ишек алларындагы гүзәллек, матурлык биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бар халык өчен олы хәзинә.
-
Иң оста чәчәк үстерүчеләрне ачыклыйбыз- Комиссия йорт алларындагы чәчәклекләр белән танышты
Бүген район хакимияте каршында оештырылган махсус комиссия Актаныш авылында урнашкан күпфатирлы йорт алларын карап чәчәклекләргә бәя бирде.
-
АКТАНЫШНЫҢ «АК КАЛФАК»ЛЫЛАРЫ:Мамадыштагы күчмә утырышта булдылар!(+ФОТОЛАР)
15-16 июль көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Региональ»Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды. Безнең Актаныш районыннан да бирегә делегатлар чакырулы иде. «Ак калфак»ның урындагы җирле бүлекчә рәисе, муниципаль районның Башкарма комитетның Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш-мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова катнаштылар.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР-ОМСКИЙДА:Алдынгылар булсыннар!
Шушы көннәрдә инде 18 тапкыр Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннары бара. Ул Омск өлкәсенең Ростовка торак пунктында үтә. Куанычлы, биредә безнең районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм Актанышның танылган спортчылары катнаша. Алар арасында: Рәмис Хәсәнов, Лилия Сибгәтуллина, Нәзилә Мөхәммәтова, Динислам Закиров, Рәвил Хаҗиев һәм Айгөл Хаҗиевалар да бар, аеруча шатлыклы.
-
БЕЗНЕҢ АНОНС:Радиода август аенда башкарылачак эшләр
Бүген, безнең көндезге радиоэфирда "Бакчачы почмагы"ның чираттагы чыгарылышгы көтелә. Әлеге сәхифә һәр чәршәмбе чыга. Эфир 103, 1 fm ешлыгында барачак, 13:00 сәгатьтә башланачак. Бүгенгесендә - август аендагы бакча эшләре хакында сөйләшербез.
-
"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 1945 ЕЛГЫ САННАРЫ:Нәрсәләр бар биредә?(ВИДЕО)
"Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан турыдан-туры эфир уздырдык! Сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Галимҗановага тапшырдык. Аның чираттагы чыгышы "Актаныш таңнары" газетабызның - 1945 елгы саннары тупланмасы хакында булыр.
-
КЫЙБЛА:Никахның өстенлекләре
Никахлы тормышның саваплары бик күп.
-
Дару үз бакчабызда үсә
Укропны тәмләткеч итеп кенә түгел, дәвалану чарасы буларак та кулланалар.
-
РЕЙДЛАР МАКСАТЫ: Су коенганда - аянычлы хәлләр булмасын!(+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)
Соңгы көннәрдә республикада коры, кояшлы һава шартлары тора. Күпләр эсселектән котылу өчен суга керергә ашыга. Бүген Актаныш районының 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов, вәкаләтле вәкилләр һәм вакытлы матбугат хезмәткәрләре катнашында Актанышның су керү урыннарына чираттагы рейдка чыгылды.
-
Мулардлар сугышса...
Мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дисәгез, түбәндәге киҗәшкә колак салыгыз.
-
Июльдә бакчачы мәшәкатьләре
Июльне июньнең дәвамы итеп санарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, күпчелек эшләр әле дәвам гына итә: мәсәлән, туфракны йомшарту, су сибү, ашлау һ.б.