Гаилә татулыгы белән көчле!
Гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Кеше сөенеп эшкә барса, шатланып өйгә кайтса, бәхетле санала. Актаныш районы башкарма комитеты һәм Советы коллективы 100гә якын кешене берләштерә. Шунысы сөенечле, арада яшь гаиләләребез дә күп. Балаларына 18 яшь тулмаган 3 балалы 12 гаилә, 2 балалы 23 гаилә, 1 балалы 20 гаилә бар.
Безнең коллективта ата-аналар һәм балалар арасында бик тыгыз элемтә булдырылган. Экскурсияләр, рәсем конкурслары, Сабантуй бәйрәмнәре, фотоконкурслар, смотр концертлары, чаңгы шуулар, спорт бәйгеләрен бик күңелле итеп, гаиләләр белән оештырабыз. Традициягә әверелгән әлеге чаралар ата-аналарның һәм балаларның үзара рухи якынаюына, бер-берләрен аңлап, ярдәмләшеп яшәүләренә китерә.
Усмановлар, Фәрдиевләр, Шакировлар, Әнвәровлар, Хаҗиевлар, Долговлар, Мистаковлар гаиләләре конкурсларда һәрдаим актив катнашалар
«Гаилә татулыгы белән көчле» конкурсына гаиләләребез матур фотосурәтләр алып килделәр, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Профсоюз комитеты җитәкчесе Сирина Шәехова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев