Актаныш район суды 39 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен җәза алды.
Ир-атмоңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган икән. Аңа карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше нигезендә чаралар күрелә.
Актаныш районы прокуратурасының позициясе белән килешеп, суд ир-атны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип таба.
Хөкем карары нигезендә, аңа 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләнә. Моннан тыш, ул 2 ел да 6 ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
«Лада 212140» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнә.
Суд карары әлегә законлы көченә керми.
Актаныш районы прокуратурасы мәгълүматлары буенча язылды.
Нет комментариев