«Яран» торак милекчелек ширкатенең еллык хисап җыенында яңа җитәкче сайланды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Яран» торак милекчелек ширкате җитәкчелеге күпфатирлы йортлар советы рәисләре алдында 2024 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясады. Киңәшмәдә Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев катнашты.
«Яран» торак милекчелек ширкате җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов узган елга башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
2025 елга өстенлекле бурычларны билгеләде. Ширкать хисапчысы Рузилә Тимирова икътисади чыгымнар белән таныштырды, бүгенге чарада ширкать җитәкчесен сайлау кирәклеген әйтте. Милекчеләр бертавыштан ширкать җитәкчесе итеп Илшат Хуҗахмәтовны сайлады.
Актанышның матурлыгын тәэмин итеп, күпфатирлы йорт алларына чәчәкләр утыртып үстергән уңган райондашларыбызга «Яран» торак милекчелек ширкате үзенең рәхмәт хатларын әзерләгән иде.
Хезмәтсөярләребез әлеге котлауларны җитәкчеләребез кулыннан алды. Шулай ук йортларны, фатирларның төзеклеген тәэмин итеп фидакарь хезмәт куйган эшчеләр дә хөрмәтләнде.
Илфак Бариев торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм энергияне сак тоту программаларын гамәлгә ашыру буенча фикерләрен җиткерде, актуаль проблемаларны чишү юлларын сөйләде.
Бәяләрнең туктаусыз үсүе, экологик проблемалар милекчелек ширкате эшчәнлегенә дә йогынты ясый.
Табигый, милекчеләрдә урынлы сораулар туа. Күпфатирлы йорт рәисләре үзләрен борчыган барлык мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә юллады, аларның берсе дә игътибарсыз калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев