Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
АКТАНЫШ ТУФРАГЫНДА ТУГАННАР

Райондашларыбыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының зона этабында җиңделәр

Минзәлә шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының зона этабы булып үтте. Әлеге бәйгедә төрле номинацияләрдә Татарстанның алты төбәгеннән- Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан вәкилләр катнашты. 28 нче тапкыр оештырылган конкурста Актанышыбыз данын 4 хатын-кыз һәм бер ир-егет яклады.

Райондашларыбыз әлеге конкурста зур уңышларга иреште. "Шәбезбаш" клубы директоры Рәмилә Хамматуллина "Өченче яшь героинясы", "Башак" хуҗалыгы савымчысы Миләүшә Хәмәдуллина "Минем язмышым- минем һөнәрем" номинациясендә, "Хатын-кыз -бизнес-леди" номинациясендә чәчәкчелек белән шөгыльләнүче Сирина Юнусова җиңү яуладылар. Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Хөсәенова "Мәдәният һәм рухият" номинациясе лауреаты булып танылды. Богады мәдәният йорты хезмәткәре, ветеран әфганчы Илшат Әхмәтов "Затлы йөрәкле ир" номинациясендә беренчелеккә иреште.

Райондашларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә якты үрләрегез белән сөендереп торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев