АКТАНЫШ ТУФРАГЫНДА ТУГАННАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Райондашларыбыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының зона этабында җиңделәр
Минзәлә шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының зона этабы булып үтте. Әлеге бәйгедә төрле номинацияләрдә Татарстанның алты төбәгеннән- Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан вәкилләр катнашты. 28 нче тапкыр оештырылган конкурста Актанышыбыз данын 4 хатын-кыз һәм бер ир-егет яклады.
-
Кем булсаң да җирдә, туган туфрак башны идертерлек көчкә ия
Әнә шундый исем астында Күҗәкә авылының мәдәният учагында авылдашлар очрашуы гамәлгә ашырылды.
-
Бу җирне җыр итәргә тугансың, Гөлия!
Күптән түгел генә мөхәрриятебездә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияты талибәсе, күпсандагы бәйгеләр лауреаты, яшь җырчы Гөлия Зәһердинова булды. Танылу яулап килгән якташыбыз белән форсаттан файдаланып әңгәмә корып алдык.
-
Итәгатьле яшәү— озын гомерлелек сере
Рәйханә әби Мөхәммәтзаһитова 95 яшен тутырды
-
Отпускадагы якташыбыз: Иң олы хыялым- хәрби операция тизрәк тәмамланып, исән-сау өйгә кайту!
СВОда хезмәт итүче райондашларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга кайттылар. Туган як, туган җирнең һавасы да икенче. Яңа Әлем авылынннан беренче озатылу белән үк хәрби операциягә алынган Инсаф Әхмәтгалиев та «Туган як нык сагындыра!» ди. Әлбәттә, һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Инсафка туган җирдән аерылып тору бер дә җиңел бирелмәгәндер. Инсаф Әхмәтгалиев кайнар ноктага киткәнче «Актаныш» агрофирмасында баш зоотехник булып эшләде.
-
Актанышның шәрәфле гражданы дигән даны бар
Хөрмәтле райондашлар, без Актаныш районының Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова белән берлектә үзебезнең «Актаныш туфрагында туганнар» махсус рубрикабызны дәвам итәбез. Биредә без районның шәрәфле гражданнары хакында мәгълүмат бирәбез.
-
Үткәндә күзең булса, киләчәктә үзең булырсың: Шәҗәрәләрдә – гаилә тарихлары
Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә. Һәр халыкта, һәр заманда шәҗәрәдә – дәрәҗә. Нәсел вәкилләре бәйрәмен зурлап үткәрү – соңгы елларда күркәм традицияга әверелде. Бүген Актанышның “Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Тарихта без эзлебез” исемле республикакүләм бәйгенең район этабы оештырылды. Бу зур күләмле конкурста районыбыздан 4 нәсел шәҗәрәләрен әзерләгән иде. Казаннан махсус жюри составы килгән иде.