Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

11 июньдә Чуракай мәчете каршында мәдрәсә ачылачак

Тиздән Чуракай авылында районыбыздагы тәүге мәдрәсә үз ишекләрен ачачак. Авылның үзәгендә урнашкан бина, "Шәмсун" мәчете каршында эшләп киләчәк гыйлем йорты да, мәгърифәт үзәге дә, җәйге чорда авыл балалары өчен дини аланнар, укулар үткәрер өчен дә бик кулай урын булачак.

              Мәдрәсә төзүдә башлап йөргән авылның имамы Назыйм хәзрәт Шәехов аның тарихы белән дә уртаклашты. "Мәчет янындагы нигез генерал Шәмсунов (Шәмсунов Салихҗан Хәбиб улы) тарафыннан мулага йорт төзер өчен 2008 елларда ук салынган иде. Шуннан бирле бу урын буш торды. Ел саен җәйге чорда да, ел дәвамында да балалар өчен дини аланнар оештырабыз. Аларга ашар, уйнар өчен мәчеттә урын тар иде. Тәвәкәлләп шушы нигезгә төзергә булдык. Таныш-белешләргә хәбәр салдым, кем акча, кем хезмәте белән, кардәшләр, авылдашлар ярдәме белән җиткездек. Ике катлы бина булды (1 каты җир астында). Аста ашханә, зал, аерым бүлмәләр бар. Аллаһы боерса, ачкач, балаларны җыярга иде инде бирегә. Кунакка кайткан балалар да шактый." дип ниятләре белән уртаклашты ул.
           Әлбәттә, мәдрәсәдә төрле яшьтәге кешеләр белем ала алачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Белем алу - һәр мөселманга фарыз». «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез», - дигәне дә бар әле. Шулай булгач, гыйлем өстәргә бервакытта да соң түгел.
Ә инде әлеге гыйлем үзәге авыл халкы өчен маяк булып торсын дигән теләктә калабыз.


           Мәдрәсә ачу тантанасы 11 июнь көнне 8:00 сәг. узачак.
           Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев