Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде

Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.

        Якташларыбыз арасында Габдулла Тукай бүләгенә беренче булып бүген тууына 101 ел тулган Гамил Афзал лаек булган. Гамил Афзалдан соң рәссам Васил Маликов, җырчы Әлфия Афзалова, шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, Лена Шакирҗанова, язучы Вахит Имамовка әлеге мәртәбәле бүләк тапшырылган. Быелгы лауреатлар арасында шагыйрь, публицист, "Мирас" журналы мөхәррире Ләбиб Леронның булуы безнең өчен олы горурлык.   Шулай итеп Тукай дәвамчылары районыбызда 7гә тулды.  Хәзер аларның исемнәрен Тукай үзе күздән кичерә. Китап-постамент каршына күптән түгел бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылды.

             Гамил Афзал фестивале кысаларында биредә  Тукай премиясенең өр-яңа лауреатын- Ләбиб Леронны котлау тантанасы узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әдипне зур уңышы белән тәбрик итте, Ләбиб Леронны Актаныш районының данлы шәхесе дип атады. 

- Безгә кадәр Мөслим районында Ләбиб Леронны котлап чаралар узды  инде. Әмма без Ләбибне Актаныш егете дип санадык, хәзер дә олы бүләккә лаек булуы белән зурлап котлыйсыбыз килде. Әле бу китапка исемнәр язарга урыннар җитәрлек. Кадерле яшьләр! Сезнең  дә татар әдәбиятында югары үрләр яулавыгызны көтеп калабыз,-дип, яшь иҗатчыларга зур өметләр баглавын  белдерде Энгель Нәвап улы. 

Ләбиб Лерон якташларының зурлауларына олы рәхмәтен белдерде. 

 

-  Пучыда тудым, Олыимәндә үстем, Түбән Яхшыйда, Кировта укыдым. Минем тамырларым- Актанышта, бөтен туганнарым шушында. Әтием исә Мөслим районының Түреш авылында яши,- дип ачыклык кертте Ләбиб абый Мөслим районында Тукай бүләге алу уңаеннан оештырылган кичәне искә алып.

Татарстан Язучылар берлегеннән килгән Рифат Җамал Актанышта туып-үскәннәрнең елдан-ел әдәбият мәйданында лаеклы урын ала баруын билгеләп үтте. Райондагы татар милли мохитына, биредәге матурлыкка, тәртипкә соклануын белдерде. 

- Болар барысы да район башлыгы Энгель Фәттаховның зур оештыру сәләте, зур хезмәте. Бик зур рәхмәт сезгә! Республиканың Мәгариф министрлыгын җитәкләгәндә татар милли мәгарифе өчен күп эшләр эшләдегез, бу хакта без хәзер дә горурланып искә алабыз. Актанышка кайткач та игелекле гамәлләрегезне дәвам итәсез. Мәдәният паркындагы гармунга куелган һәйкәлне, Тукай бүләге ияләре язылган стеланы минем әле бер районда да күргәнем юк. Бик зур рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен, - диде Рифат Җамал.

 

              Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә язучылар мәдәният паркындагы Гамил Афзал бюстына, Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Купшы гөлчәчәкләр, затлы канәферләр бүгенге тантаналы кичә турында озак хәтерләтер әле. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X