Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши, шуларның 4 667се ир - атлар һәм 5 238 хатын-кыз

 

 

Актаныш авылында 9 905 кеше исәпләнә, аларның 4 667 се ир-ат, 5 238 е хатын-кыз. Ә җәмгысы районда 28 534 кеше яши. Әлеге саннар 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанстат җыентыгында басылып чыкты.
Районда ир-атлар саны 13 945 кеше, хатын-кызлар 644 кә күбрәк һәм 14 589 кеше тәшкил итә. Актанышта исә хатын-кызлар 571 гә күбрәк.
2010 елда халык санын алганда районда 32 мең кеше яши иде.
Авылларга килгәндә, иң күп халык Пучы җирлегендә яши – 1518. Татар Суыксу җирлегендә - 1344, Яңа Әлем җирлегендә – 1310 кеше гомер кичерә. 

Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев