Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Аккүз мәктәбе укучылары «Пушкин картасы» белән «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Актаныштагы «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар. Бу хакта безгә хәбәрчебез Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина яза.

 Музейга билетларны «Пушкин картасы» ярдәмендә алдык. 

Актаныш район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең туган ягыбызга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп экспонатлар урнаштырылган. Музей директоры Әгълетдинов Мирсил Мәгыйс улы ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм асылына ныклап төшенергә ярдәм иткән төрле экспонатлар белән таныштырды, Актаныш җирлеге тарихын җентекләп аңлатты. 

Без монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр төрләре белән таныштык.  Мамонт сөякләре,  элек кулланышта булган  хезмәт кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренешләре белән таныштык.  Бигрәк тә безгә ХІХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар йорты интерьеры ошады. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрдек.

Бу экскурсиядә без бик күп мәгълүматлар алдык, яңа белемнәр тупладык. Актаныш «Туган як»  музеенда булсагыз, үкенмәссез!

Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы  Шәйдуллина Ильвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев