Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Аккүз мәктәбеннән хәрби-патриотик айлык барышы турында язалар

Февраль ае мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәрби- патриотик айлыгына багышланып үткәрелә. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә айлык планга нигезләнеп,яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан һәр көнне дәрестән тыш эшчәнлек вакытында төрле чаралар үткәрелеп килә.

 

  

    29 гыйнвар көнне тарих укытучысы Исламова Гөлназ Марсель кызы Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышланган мәктәпкүләм сыйныф сәгате уздырды. Укучылар "Ленинград блокадасы. Ачлык. Тормыш Юлы." дигән фильм карадылар.

 31 гыйнвар көнне Аккүз мәктәбе укучылары һәмукытучылары «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республикаакциясенә кушылдылар. Акция кысаларында, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле товарлар исемлеге буенча, гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

    2 февраль көнне Сталинград сугышына багышланган «Батырлык дәресе» үткәрелде. Әлеге чара барышында Сталинград сугышының төп моментлары турында презентация күрсәтелде. Укучылар бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышының елъязмасын карадылар. Дәресләрдән соң, Аккүз мәктәбе укучылары Аккүз мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм иттеләр. 

   Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә  хәрби-патриотик тәрбия буенча системалы рәвештә эш алып барыла.

 Тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары

Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев