Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«Актаныш районы туристлык маршруты» проектлар конкурсында Иске Байсар һәм Мари Суыксуы мәктәпләре җиңде

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Актаныш районы туристлык маршруты» проектлар конкурсы узды.

Көн дәвамында районыбызның 14 мәктәбе үз җирлекләренең тарихи урыннарына нигезләнгән проект эшләрен тәкъдим итте.

Район архив бүлеге һәм район мәгариф идарәсенең җитәкче -белгечләрен туплаган мәртәбәле жюри конкурс эшләрен бәяләде.

Район архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова бу эшләрнең һәммәсен дә электрон форматка күчереп сакланачагын әйтте. 

Иске Байсар һәм Иске Кормаш мәктәпләре үз җирлекләре буенча эшләнгән проектларын Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка да күрсәтте.

Ленар Зарипов "Хәзер инде бу кадәр кызыклы һәм тарихи мәгълүматларны белгәннән соң, минем бу авылларга барасым, маршрут буенча узасым килә", дип проект эшен хуплады. Калган мәктәпләргә дә үз маршрутларын төзергә кушты. 

Тәкъдим итү кичәсе ахырында җиңүчеләрне акчалата бүләкләр белән хөрмәтләделәр. Мәртәбәле беренче урынга Иске Байсар һәм Мари Суыксуы мәктәпләре лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев