Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«Актаныш таңнары» газетасы — өебезнең дусты

Чуракай авылы китапханәсендә 1986 елдан бирле эшлим.

37 ел вакыт үткән. Хәзерге китаплар матур тышлы, яхшы формада, калын кәгазьгә бастырыла. Халык яратып укый, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр китапханәгә актив йөри. 

Бу җирлеккә килгән кеше генә булсам да, хәзер инде барысы белән дә таныш, үз авылым кебек бик якын. Кечкенә балалар, бакча яшеннән үк әти-
әниләре белән шушы китапханәгә йөриләр. Хәзер балалар өчен китаплар бик матур, кызыктыра торган. Район үзәк китапханәсеннән алып кайтып, исәпкә алганда, туктап, шул китаплар белән танышасы, укыйсы килә. Бик күп төрле республика газета-журналлары кайта.

«Актаныш таңнары» газетасын өебезгә алдырабыз. Иптәшем белән, кем өлгерә, шул иң беренче булып кулына ала. Иң башта, актарып чыгабыз, аннары һәр язманы укыйбыз. «Актаныш таңнары» — өебезнең дусты, көтеп алган кунагы, якын сердәше. Рәхмәт журналистларга. 

Рима МИНҺАҖЕВАНЫҢ бу мәкаләсен газетабызның 14 июль санында тулысынча уку мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев