Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«Актаныш таңнары» газетасының отыш хуҗалары билгеле булды: Бүләкләрегезне 9 февральгә кадәр килеп алыгыз!

2024 елның беренче яртыеллыгына «Актаныш таңнары» газетасына язылучылар арасында «Остаз» кибете белән берлектә бүләкләр уйнатылды.

2024 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылучы 289 абунәче редакциябезгә язылу турындагы квитанцияләрен китергән иде. Бүген аларның унысына бәхет елмайды. Отыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1. Кухня үлчәүгече- Мәхиян Әгъләмов, Актанышбаш авылы.

2. Инструментлар өчен савыт- Сәкинә Әмирханова, Актаныш авылы.

3. Чикләвек савыты- Фәнил Хәйбрахманов, Бүләк авылы.

4. Стена сәгате- Айдар Галимов, Актаныш.

5. Салатлар савыты җыелмасы- Айдар Хөсәенов.

6. Пычаклар җыелмасы- Гөлназ Имамова, Ирмәш авылы.

7. Термос- Клара Мутина, ирмәш.

8. Үтүк- Хәнә Галиева, Уръяды.

9. Кофепешергеч- Рәсимә Арсланова, Мәсәде.

10. Кукмара табасы- Дамира Галимҗанова.

Отыш хуҗалары, бүләкләрегезне 2024 елның 9 февраленә кадәр килеп алуыгыз сорала.

Алдан әлеге чараны "Актаныш-информ"ның туры эфирында алып барачакбыз дип вәгъдә иткән идек. Әмма техник сәбәпләр аркасында сезнең белән элемтәбез өзелде. Отыш барышын видеога төшереп сезнең игътибарга куйдык. Әлеге сылтама https://vk.com/aktanyshrt?w=wall-31077111_59896 аша карый аласыз.

Хөрмәтле абунәчеләребез, быел да безнең белән бергә булып, "Актаныш таңнары" газетасына язылуыгыз өчен зур рәхмәт!

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев