Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ» (газетабызның юбилеена). Язилә Галләмова

2022 елда район газетасы “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллыгы уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында “Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!” шигырь бәйгесен игълан иткән идек. Яраткан шагыйрәбез Язилә Галләмова районыбызның тарихын язучы "Актаныш таңнары" газетасына багышлап үзенең иҗат җимешен язган. Афәрин, кул артыгыз җиңел булсын, Язилә Шәрхемулла кызы!

«АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ»
 (газетабызның юбилеена)


 «Актаныш таңнары», алланып,
 Һәр өйгә китерә яктылык.
 «Актаныш таңнары» һәркемнең
 Җанында уята яхшылык. 

 «Актаныш таңнары» – елъязма,
 Язмышы, тарихы халыкның.
 Буыннан буынга күчереп,
 Аңлата чорларын Алыпның. 

 «Актаныш таңнары» – тәрбия,
 Исәпли буыннар алмашын.
 «Актаныш таңнары» салышкан
 Балкучы йолдызлар дан башын. 

 «Актаныш таңнары» хөрмәтли
 Тырышны, чырышны битендә.
 Һәркемне бертигез барлый ул,
 Калдырмый яшәеш читендә. 

 «Актаныш таңнары» бик үткен,
 Беркайчан булмый ул битараф.
 Әле ул тегендә күренсә,
 Уңында тотыла бу тараф. 

 «Актаныш таңнары» үз күрә,
 Үз итә күңелләр җырчысын.
 Игеннәр илендә буламы
 Зурламый үзенең кырчысын? 

 «Актаныш таңнары», олпат син,
 Ел саны өсти тик мәртәбә.
 Таңнар бит аттылар, аталар,
 Әлбәттә, атачак иртәгә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев