Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

"Актаныш таңнары" газетасының иң олы бүләге - телевизорга Актаныштан Э. Хөснуллина, сарык бәрәненә Иске Җияштән Э. Миңнегулова лаек булды (фотолар)

Бүген "Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан газетабызга язылучылар арасында отыш уены узды.

          Отышта катнашырга 375 райондашыбыз теләк белдереп, икенче яртыеллыка язылу кваитанцияләрен безгә китерделәр. Алдан хәбәр иткәнчә, бүгенге отышыбыз бәйрәмчә, җыр-моңнарга уралып узды. Яраткан алып баручыбыз Рөстәм Мусин Пар балдаклар фонтаны янында газетабызның тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштырды.

           "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев "Актаныш таңнары" газетасын яратып укучыларга киләчәктә дә бергә калырга, яңалыклардан "Актаныш-информ" чыганаклары аша  хәбәрдар булырга чакырды.

           Популяр җырчы, талантлы башкаручы, шулай ук яраткан җырчыбыз Сирина Исламова отышны тамаша кылучыларны моңлы, дәртле җырлары белән сөендерде. 

                Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә инде, барабан эченнән бәхетле номерларны алу булды. Кечкенә Гүзәл барабанны берничә тапкыр әйләндереп саннарны ала торды.

Иң ахырдан иң зур бүләк хуҗалары игълан ителде. Безнең "Актаныш таңнары"ның якын дусты, һәртөрле чараларга иганәлек итүче "Башак" хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Илүс Ярмиев нәкъ шушы отыш өчен сарык бәрәне  биргән иде. Әлеге тере бүләгебез Иске Җияш авылыннан Э. Миңнегуловага чыкты. 

 

                 Икенче зур бүләгебез- телевизор Актаныштан Э. Хөснуллинага насыйп булды.

                Шулай ук башка бәхетле абунәчеләребез белән танышыгыз:

                Җимеш төшләре чыгаргыч- Р. Галиевка, Меңнәр һәм Р. Хөрмәтуллинга, Такталачык; фужерлар Фәридә Иргалинага, Актаныш; кухня үлчәүгече Р. Әхмәдуллин, Куян; кувшин-термос- Л. Латыйповага, Уразай; ваклагыч- Р. Газизов, Иске Кормаш; су өчен кувшин- Ф. Зариповка, Түке; кухня комбайны Актаныштан Саҗидә Нәфиковага чыкты. 

               Отыш хуҗаларын чын күңелдән котлыйбыз, бүләкләрегез мөхәррияттә сезне көтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев