Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актанышның ЗАГС бүлегендә 50нче пар тантаналы төстә язылышты(+ВИДЕО, +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бәхетле, матур һәм күркәм пар - Актаныштан Руфинә Ибраһимова һәм Райзат Галимовлар. Алар Актаныш ЗАГСы бүлегендә агымдагы елда теркәлүче 50нче пар булдылар. Аларның тормыш юлындагы иң гүзәл вакыйгаларының берсен - туйлары шатлыгын "Актаныш-информ"чылар да уртаклашты. Яшь пар 6 ел буена очрашып йөрегән, Казанда яшиләр, Актаныш җиренә әти-әниләренә кайтып йөрергә планлаштыралар.

                                 Яшь кияү белән кәләшне  Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева чын күңелдән котлады, яңа өйләнешүчеләргә гаилә иминлеге, үзара аңлашып яшәүләрен теләде.
Яшь парларга дәүләт документы - никахлашу турында таныклык, тәбрикләүләр һәм затлы бүләк "Татар милли ашлары" энциклопедиясе тапшырылды.

                                 Әлеге истәлекле тантананың бер өлешен безнең иҗади төркем "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемебездә - турыдан-туры эфир аркылы да күрсәтте.

 
 
 

                                     Руфинә белән Райзатка йола буенча чәк-чәк авыз иттерелде, әти-әниләре, хәзер инде - кода-кодагыйлар изге теләкләрен җиткереп, алдагы гомер юлларына хәер-фатихаларын бирделәр. 
Ике бакчада ике гөл
Суга  сусап үстеләр.
Икесен дә һәр иртәдә
Таң җилләре үптеләр.

Һәр җәй саен шушы гөлләр
Яңа күлмәк киделәр.
Аллы-гөлле бизәкләре,
Күлмәкләргә күчтеләр.

Алар хәзер табыннарның
Иң түрендә утыра.
Бүлмәләрне сафландырып,
Хуш исләрен тутыра.

Кара нинди  чибәрләр,
Таң йолдызлары кебек.
Икесе дә нур сибә
Иртәнге кояш мени!

Түзә алар эсседә,
Каты, салкын җилләрдә.
Ходай бит үзе кушкан.
Ничек кенә тырышса да,
Аермас инде дошман.

Серләрегез бер булды,
Хисләрегез кушылды.
Кабатланмас тормыш юлын,
Башлавыгыз шул инде.

Бүген сезне мактыйлар,
Багышлап җыр җырлыйлар.
Сез алтын да сез көмеш,
Кайгылар юк, гел көлеш.

Мәхәббәтнең телибез
Бетмәсен, сүрелмәсен.
Балалар, имеш, булсын,
Ел саен туып торсын.

Сез матур да нык булган,
Сез каян шулай туган?
Тигез яшәү телибез,
Рәхәт гомер итегез.

Алтын сарай төзегез,
Кимемәсен көчегез.
Алны-ялны белмәгез,
Гел уң булсын эшегез.

Тама сезгә бүләкләр,
Ява изге теләкләр.
Тыныч кына тыңлагандай
Ярсып тибә йөрәкләр.

Уйныйбыз да, сөйлибез,
Гармуннарга биибез.
Сезнең нәрсә уйлаганны
Һич кенә дә белмибез

Бер бүлмәдә тагын да
Икәү генә калсыннар.
Ишекләрне теге якка
Чыксыннар да япсыннар.

Их, яшьлек – картлыкмыни?!
Синең кайнар чәйләрең
Булса ни, булмаса ни.
Бокалларда мәйләрең
Тулса ни, тулмаса ни...

Ләкин сез бала түгел,
Егет белән кыз түгел.
Законлы никах белән
Яшисез инде бүген!(Әгъдәл Сафин).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев