Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

#АКТАНЫШҮТКӘННӘНКИЛӘЧӘККӘ: "Актаныш-информ"да яңа проект!

2022 елга аяк бастык. Быел “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” мәгълүмат үзәге өр-яңа проекты белән Яңа елны каршылыйбыз. “#АКТАНЫШҮТКӘННӘНКИЛӘЧӘККӘ” дип атала ул.

              Проект кысаларында “Актаныш-информ”ның мәгълүмат чараларында район үзәге Актаныш авылының тарихын- үткәне, бүгенгесе турында сөйләп,  киләчәк буынга тапшырырга телибез. Күренекле шәхесләр, яшь талантлар, истәлекле урыннар һәм вакыйгалар турында яктыртып кына калмыйча, райондашлар, авылдашлар, яшьләр, укучылар, балалар белән бергәләп кызыклы чаралар үткәрергә исәп тотабыз. Моның өчен сездән теләктәшлек белән бергә ярдәм дә көтәбез, кадерле дуслар!

Ә хәзер, әйдәгез, беренче биремгә бергәләп җаваплар эзлик: 
-    Ни өчен район үзәге Актаныш исемен йөртә?

Җавапны "Актаныш-информ"ның инстаграм битенә, әлеге сылтамага https://www.instagram.com/p/CYjKktMq_rD/?utm_medium=copy_link басып кереп комментарийга языгыз!


     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев