Актаныш

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: “Актаныш таңнары”на 90 ел

“Актаныш таңнары” газетасының бай тарихы бар. Әйдәгез, үткәннәрны барлап алыйк.

               1932 елның 10 маенда ВКП(б)ның Актаныш райкомы бюросы карары нигезендә шул елның август аенда “Колхоз ударнигы” исеме белән газета чыга башлый.
               1957 елда газетаның форматы зураеп, дүрт битлегә әйләнә.
1962 елда район Минзәләгә кушылгач, шул тирә районнар өчен бер газета барлыкка килә.
              1965 елда Актаныш мөстәкыйль район булып яши башлый һәм район газетасы “Игенче даны” исеме белән атнага өч тапкыр нәшер ителә.
          1998 елда район газетасы “Актаныш таңнары”на үзгәртелде. 
           2002 елда исә оешма, газета, радио, телевидениене берләштереп, “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” дәүләт учреждениесе дигән исем алды.
           2008 елның 1 гыйнварыннан оешмабыз “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалына карый башлады.
            2015 елда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалына үзгәртелде.
2020 елның 1 июленнән “Актаныш таңнары” газетасы атнага бер мәртәбә 12 битле булып нәшер ителә.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: