Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актанышта бердәмлек ярминкәсе: Ите дә, сөте дә, арпа, бодае, хәтта җитене дә үзебезнеке (фото һәм видео)

Бүген Актанышта Халыклар бердәмлеге көнендә бәйрәм ярминкәсе уза. таң әтәчләре кычкыру белән районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре Актанышка юлга кузгалган. Иртән иртүк килеп сату нокталары-палаткалар корганнар, үзебезнең районыбызда, үз туфрагыбызда үстерелгән яшелчә, икмәк, ит-май кебек авыл хуҗалыгы продукциясен халкыбызга тәкъдим ителде.

                   Хәрби комиссариат артындагы машиналар кую урынында, гадәттәгечә, хуҗалыкларда үстерелгән быелгы уңыш күзләрне иркәли. Һәрбер йөк машинасы арбалары капчык-капчык бодай, арпа белән тулы. Сатып алучылар җиңел машиналар белән килеп туктыйлар, үзләренә кирәк кадәрле бөртеклеләрне алып китә торалар.

"Чәчер" хуҗалыгы сәүдә ноктасында арпа-бодай белән бергә үзләрендә игелгән җитенгә кадәр бар иде. Аны ындыр табагы мөдире Кәүсәрия Гәрәева 1әр килограмм итеп полиэтилен капчыкларга салган. Сатып алучыларга ничек кулланырга икәнлеген дә өйрәтеп җибәрде.

               Хуҗалыкларның ярминкәдәге эшчәнлеге белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев танышып чыкты.

      Ленар Рафак улы һәр хуҗалык хезмәтчәне, крестьян-фермерлык хәрәкәте, авыл хуҗалыгы сәнәгате оешмасы сатучылары белән күрешеп, бәйрәм белән тәбрик итте, ярминкәдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

             

   Базар бәяләрне көйли дисәләр дә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге хаклар район җитәкчелеге таләп иткән чиктән узмады.

Нәфис Әзһәм улы әйтүенә караганда, сатучыларга итнең бәясен 430 сум, бодай 9, арпа 8 сумнан, 1 йөк машинасы тирес 3 мең сум, печән, күләменә карап, 600-800 сумнан арттырмаска кушылган.

Ярминкәнең әнә шул ягын да халык ярата шул.

Бүген сатып алучылар, бигрәк тә өлкәннәр рәхәтләнеп үзләренә кирәкле товарны сатып алды.

                  Ярминкәгә бәйрәм рухын район мәдәният сарае артистлары бүләк итте. Туган ягыбызның гүзәллеген, аның хезмәт сөйгән халкын данлап патриотик эчтәлекле шигырьләр укылды, җырлар башкарылды. 

           Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев